Булма ярам. Татарстанда аборт ясарга җыенган хатыннарның яртысыннан артыгы кире уйлаган

Татарстанда аборт ясату уеннан баш тарткан хатын-кызлар саны арткан. Быелның 11 аенда Республиканың кризислы йөклелек үзәгенә мөрәҗәгать иткән 583 хатын-кызның яртысыннан артыгы (62 процент) бала табарга карар кылган. Чагыштыру өчен: узган елның шул ук чорында андыйлар 47 процент булган.

Айгөл Газизова (исеме үзгәртелде. – Ред.) кризис үзәгеннән әни буласы килү теләге белән кайткан әнә шундый гүзәл затларның берсе. Бер айлык сабыен кочагына алып сөйгәндә кайчандыр аннан котылу нияте белән йөрүенә үкенеп туя алмый ул.

– Яшермим: сабыем көтеп алынган түгел иде. Әти буласы кеше ташлап китте. Аборт ясатырга дип баргач, табиб бик озак үгетләде. Аннары кризис үзәгенә җибәрде. Анда барганда да карарым нык иде. Барып сөйләшәм дә барыбер ясатам, дип уйладым. Әмма үзәккә килеп керүгә җебеп төштем. Анда башкача мөмкин дә түгел, миңа калса. Стенадагы бала исеменнән язылган сүзләр генә ни тора! Табиб белән дә, биредәге юрист белән дә сөйләштем. Шуннан соң баламны табачакмын, аны ялгызым да үстерә алачакмын дигән ныклы карарга килдем, – ди бүген инде бәхетле әни.

Казан дәүләт медицина университетының акушерлык һәм гинекология хезмәте буенча баш табиб урынбасары Светлана Гобәйдуллина сүзләренә караганда, үзәктә хатын-кызны җитди уеннан кире кайтару юнәлешендә, дөрестән дә, бик зур эш башкарыла.

– Безгә килгән хатын-кызлар бусагадан ук «мин баламны төшертәм», дип килеп керә. Безнең штаттагы психолог, гинеколог, УЗИ белгече, юрист, бер сүздә булып, җайлап кына аны үгетли башлый. Бераз хәйләгә дә барырга туры килә: хатын-кызны консультациягә чакырганда бала табу йортына килергә кушабыз. Ә   анда яңа туган баланы өенә чыгарган вакыт була. Шундый матур бәйрәмчә мохит хөкем сөрә. Баланың атасы, якыннары чәчәкләр, шарлар белән сабыйны каршы алырга килә. Мондый бәхетле мизгелләрне күргән хатын-кыз шунда ук йөклелекне саклап калу турында уйлана башлый. Шикләнгән кешене үгетләү дә җайлырак, – ди табиб.

Кайбыч район үзәк хастаханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина фикеренчә, соңгы елларда үз теләге белән бала төшертүче хатын-кызлар саны кимү, иң беренче чиратта, гүзәл затларның үз сәламәтлегенә игътибарлырак була башлавына бәйле. Монда хатын-кыз консультацияләрендәге махсус кабинетта эшләүче психологларның да өлеше зур, дип саный ул.

– Бала төшертү нияте белән мөрәҗәгать иткән кешене иң беренче эш итеп психолог янына озатабыз. Ул мөмкин булган барлык ысуллар белән хатын-кызны бу уеннан кире кайтарырга тырыша. Психолог бүлмәсендәге мохит үк моңа этәрерлек. Анда диварларга матур-матур балалар рәсемнәре эленгән, алар авызыннан әйтелгән самими сүз-теләкләр язылган, бүлмә балалар уенчыклары белән тулган, – ди баш табиб.

Аннан ары да бала төшертү уеннан кире кайтмаса, хатын-кыз Казандагы кризислы йөклелек үзәгенә җибәрелә дә инде. Билгеле булганча, ул пилот рәвешендә 2023 ел азагында эшли башлады. Бутлеров урамы, 47 нче йорт адресы буенча урнашкан әлеге үзәккә бөтен республика буенча кыен хәлдә калган хатын-кызлар мөрәҗәгать итә ала. Йөклелекне саклау-сакламау гына түгел, булачак әниләргә тиешле ярдәм чаралары, ЭКО ясату турында да консультация алырга була биредә.

Росстат мәгълүматларына караганда, ел башыннан бирле Татарстанда 23 340 бала туган. Әлеге күрсәткеч буенча республика ил төбәкләре арасында сигезенче урында тора. Беренче өчлектә – Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Краснодар крае.

Республикадагы иң зур бала табу йортларының берсе – Марат Садыйков исемендәге 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсенең перинаталь үзәгендә ел башыннан  8,4 мең хатын-кыз бала тапкан. Дөньяга килгән балалар арасында 72 игезәк һәм өч игез бала.

Акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары Татьяна Шиһабетдинова сүзләренә караганда, киләсе елга да ниятләре зурдан.

– Өченче дәрәҗәдәге перинаталь үзәк булгач, вакытыннан алда бала табу куркынычы зур булган хатын-кызларны безгә җибәрәләр. Без – акушер-гинекологлар – хорафатларга ышана торган халык. Шуңа күрә кычкырып әйтергә дә куркыта. Әмма, шөкер, җитлекмичә туган сабыйларыбыз да, әниләребез дә сау-сәламәт. Киләсе елга безнең алда зур эшләр тора. Тернәкләндерү, генетик лаборатория юнәлешендә зур эшләр көтә, – ди баш табиб урынбасары.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре