Быелгы кебек кышта автомобиль юллары тагын да ныграк тузган. Бу хакта “Главтатдортранс” оешмасы директоры урынбасары Зөлфәт Ханмурзин әйткән.
“Кыш бик тә үзенчәлекле булды, кар да аз яуды. Статистика мәгълүматларына караганда, быелгы кыш айларында һава температурасы 47 тапкыр ноль градус аша күчкән. Шул ук вакытта, һәр күчеш асфальт катламы өчен җимергеч көчкә ия. Асфальт күзәнәкләренә су тула, нәтиҗәдә юл өслеге туза”, – дигән ул.
Зөлфәт Ханмурзин сүзләренә караганда, бүген юл хезмәтләре республика юлларында чокырларны ремонтлау эшенә керешкән инде. Аларны кайнар асфальт ярдәмендә ямыйлар. “Бу эшне май ахырына кадәр төгәлләргә ниятлибез”, – дигән директор урынбасары.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез