Быел беренче яртыеллыкта барлыгы 217631 Lada машинасы сатылган. «Интерфакс» хәбәренә караганда, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 51,5 процентка зуррак сан бу.
Июньдә 39704 автомобиль (2023 елдагыга караганда 42,6 процентка күбрәк) иясен тапкан. Бу – май аендагыга караганда 2,7 процентка кимрәк. Тәгаенләп әйтсәк, 101377 Lada Granta (узган елдагыдан 3,3 процентка күбрәк) сатылган. Июньдә – 19158 (узган елдагыдан 14,3 процентка күбрәк). 64263 кеше Lada Vesta автомобилен сатып алган (2023 елның шушы ук чорындагыга караганда 1114,8 процентка күбрәк). Июньдә 12495 машина (үсеш – 193,4%) сатып җибәрелгән.
Беренче яртыеллыкта 23231 Lada Niva Legend (узган елдагыдан 36,6 процентка күбрәк) сатылган. Июньдә – 3361 (узган елдагыдан 7,2 процентка зуррак сан). Шулай ук Lada Niva Travel автомобиленә дә ихтыяҗ зур. Беренче яртыеллыкта 25409 кешегә әлеге машина руленә утырырга насыйп иткән (узган елдагыдан 20,1 процентка күбрәк). Июньдә – 4037.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез