9-22 июнь көннәрендә Казанда төрки халыкларының XVII «Нәүрүз» халыкара театр фестивале узачак. Быел фестивальдә Бразилия, Көньяк Африка Республикасы, Төркия, Греция һәм башка илләрдән, шулай ук Россиянең милли республикаларыннан 15 театр коллективы катнашачак.
Фестивальгә багышланган матбугат очрашуында сөйләүләренчә, быел фестиваль кысасында XI Халыкара театраль олимпиада да узачак. Шуңа бәйле рәвештә «Нәүрүз»нең программасы шактый киңәйтелгән. Олимпиаданың махсус программасында Бразилия, Греция, Көньяк Африка Республикасы, Төркия, шулай ук Россия театрларының спектакльләре күрсәтеләчәк.
Фестиваль директоры Илфир Якупов әйтүенчә, «Нәүрүз» спектакльләре өч театрда - Камал (иске һәм яңа биналарда), Тинчурин һәм «Әкият» курчак театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк.
Камал театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев фестивальнең ачылыш тантанасы турында сөйләде. «Ачылыш көнендә - 9 июньдә фестивальдә катнашучылар һәм оркестр белән тарихи бинадан яңа бинага кадәр узарга телибез. Күңелле булыр дип уйлыйбыз. Шуннан соң күптән түгел чыккан премьера - «Башмагым» спектакле күрсәтеләчәк», - дип сөйләде Илгиз Зәйниев фестивальгә багышланган матбугат очрашуында.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез