Газетага язылу

Быел Татарстан белән Һиндстан арасында товар әйләнеше 1 миллиард долларга җиткән

2026 елның гыйнвар-июль айлары нәтиҗәләренә караганда, Татарстан белән Һиндстан арасында товар әйләнеше 1 миллиард долларга җиткән.

Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте. “Татарстан белән Һиндстан арасында товар әйләнеше актив үсә. 2026 елның гыйнвар-июль айлары нәтиҗәләренә караганда, ике арада товар әйләнеше 1 миллиард долларга җитте. Чагыштыру өчен, узган ел нәтиҗәләре буенча әлеге күрсәткеч 353 миллион доллар тәшкил итте”, – диде ул. Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер әйтүенчә, 2026 елның беренче яртысында Татарстан һәм Һиндстан арасында товар әйләнеше узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда тугыз тапкырдан күбрәккә арткан.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре