Быел Татарстанда гамәлдәге 14 илкүләм проект кысасындагы чараларны финанслау өчен 35,3 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Татарстан финанс министры урынбасары Гела Герасимова әйтте. “Шул исәптән, 19,6 миллиард сум акча – федераль бюджеттан тотылачак”, – диде ул.
Министр урынбасары әйтүенчә, иң зур чаралар “Куркынычсыз имин юллар” илкүләм проектын тормышка ашыруга бүлеп бирелгән. Әлеге проектка барлык чыгымнарның 24 проценты туры килә. Гомумән алганда, бу елның җиде аенда илкүләм проектлар кысасындагы чараларга 14,5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.
“Киләсе елдан 2030 ел һәм 2036 планлы чорга кадәр исәпләнгән яңа илкүләм проектлар гамәлгә керәчәк. Хәзер алар Ил хөкүмәте тарафыннан эшләнә. Бу – барлыгы 18 проект”, – диде Гела Герасимова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез