Быел Татарстанда юл эшләре программасына 83 миллиард сум акча тотылачак. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтте.
“Агымдагы елда республикада юл эшләре программасына 83 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Шул исәптән, 9 миллиард сум – федераль бюджеттан, 1,5 миллиард сум – муниципаль юл фондыннан”, – диде министр.
Төбәк дәрәҗәсендәге юллардагы 24 объектта төзелеш һәм реконструкцияләү эшләре башкарыла. Аларның 12се әзер инде. “Төбәк юлларында капиталь ремонтка бәйле күләмле эшләр алып барыла. 99 объектның 90ында эшләр төгәлләнгән”, – диде Фәрит Хәнифов.
“Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе” җитәкчесе Илдар Минһаҗев әйтүенчә, Татарстанда быел 1,8 миллион тонна асфальт җәелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез