Чәч буявын тикшерергә тәкъдим иткәннәр

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Леонов кайбер компанияләр җитештерә торган чәч буявының сәламәтлеккә зыян салу-салмавын тикшерүне сораган. Бу җәһәттән ул Роспотребнадзорга мөрәҗәгать иткән, дип яза “РИА Новости”.

Леонов, үзенең тәкъдимен нигезләп, күптән түгел генә кайбер фирмаларның чәч буявында бутилфенилметилпропионал (лилиевый альдегид) табылуын искә төшергән. Әлеге матдә нәсел калдыру функциясенә зыян салырга, шулай ук дерматит китереп чыгарырга мөмкин.

Депутат басым ясап әйткәнчә, бизәнү-ясану әйберләрендә шушы матдәләр табылса, Роспотребандзорның төбәк идарәләренә, сәүдә нокталарына планнан тыш тикшерүләр үткәреп, продукцияне әйләнештән алу бурычын йөкләргә кирәк.

Леонов искәртеп үткәнчә, күзәтчелек ведомствосы инде 2023 елда ук лилиевый альдегидның нәсел калдыру функциясенә куркыныч белән янавын раслаган. Аның сүзләренә караганда, бу матдә бизәнү-ясану әйберләрен җитештерүдә файдалану өчен тыелган матдәләр исемлегенә кертелгән.

Шуңа да карамастан, кайбер косметика товарлары әле һаман лилиевый альдегид өстәп җитештерелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре