Стәрлетамакның 1 нче хастаханәсе баш табибы Илшат Яппаров “Российская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә сөйләп үткәнчә, йөклелек чорында әлеге хатын-кызда сәер гадәт пәйда булган: ул чәчләрен ашый башлаган. Хастаханәдә кабул итү бүлегендә тикшергәндә, аның ашказанында бик зур чәч йомгагы тапканнар. Ул бөтен ашказанын тутырып, анда җәрәхәт барлыкка китергән.
Табиблар яшь хатын-кызда сирәк очрый торган авыру – “Рапунцель синдромы” ачыклаган. Хәле авыр булу сәбәпле, хатын-кызга кичекмәстән операция ясаганнар. Хирурглар аның ашказаныннан 25x10 см үлчәмендәге чәч йомарламын алганнар.
Медиклар билгеләп үткәнчә, чиктән тыш сирәк очрый торган хәл бу.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез