Бүген иртән Чаллы-Сарман трассасының 27нче чакырымында берничә машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт автоинспекциясе. Бу хакта "Челнинские известия" яза.
Иртәнге сәгать 6 тирәсендә Renault Duster шоферы каршы як полосага чыга һәм Hyundai Solaris автомобиле белән бәрелешә, ә аннары артыннан барган ВАЗ 2112 җиңел машинасы белән бәрелешә.
Авария нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күргән. «Аларны Чаллы БСМПсына салдылар», - дип сөйләделәр ведомствода.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез