Июнь башында Чаллыда коточкыч хәл була. Балыкка дип киткән ир-атның күзенә агач ботагы керә. Таеп егылганда була бу хәл. Хастаханәгә алып килгәндә, уң күзе бөтенләй күрми башлый. Бәхеткә, 5 нче шәһәр хастаханәсендә эшләүче яшь табиб Булат Шәйдуллинның кизү торган көне була.
– Балыкчының хәле мөшкел иде. Компьютер томографиясе аның күз алмасында 7 сантиметрлы ботак барын күрсәтте. Бу – күз алмасыннан ике тапкырга зур дигән сүз. Агач ботагы ир-атның күзен генә җәрәхәтләп калмаган, борынына да кергән иде, – ди Булат Шәйдуллин. – Мондый чакта югалып калырга ярамый. Иң беренче уй – күзне саклап калырга! Шуңа да операцияне бик сак эшләргә туры килде. Ботакны чыгарганда күзенә тагын да зур зыян килер дип курыккан идем. Әмма, шөкер, уңышлы гына эшләп булды. Ир-атның күзендә әле тагын яфраклар да, чүпләр дә күп иде. Аларны да чистарттык. Шунысы сөендерә: зыян күргән күз күрә башлады.
Булат Шәйдуллин – Чаллы егете. Казан дәүләт медицина академиясен тәмамлагач, туган шәһәренә эшкә кайта. Гаиләләрендә генә түгел, нәселләрендә бердәнбер табиб ул.
– Башка өлкәдә эшләсә дә, әбием гомере буе Мамадыш районының Уразбахты авылында биология фәнен укытты. Балачагым аның янында үтте. Минем табиб булып китүемдә әтиемнең һәм әбиемнең өлеше дә бардыр дип уйлыйм. Берәү дә, әйдә, табиблыкка укы, димәде. Үземнең кешеләргә ярдәм итәсем килде һәм һөнәремне бик теләп сайладым, – дип сөйли Булат.
Күңелсез хәл килеп чыккан көнне эштә үзе генә булган.
– Моңарчы гел өлкән табиблар белән генә операция ясасам, бу юлы үземә башкарырга туры килде. Тәүге операциям уңышлы чыгу минем өчен зур шатлык булды. Шулай, эшли-эшли өйрәнәсең инде ул. Киләчәктә дә табиб эшен дәвам итеп, кешеләргә ярдәм итәргә язсын! Җәйге чорда имгәнүләр арта. Шуңа да кешеләргә сак булырга киңәш итәм. Сәламәтлекнең кадерен белеп, аны саклап яшәгез!
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез