Чаллы шәһәре урамнарын (5744 метр озынлыкта) капиталь төзекләндерүгә 1,2 миллиард сум чамасы биреләчәк. Дәүләт сатып алулар порталында бу җәһәттән тиешле мәгълүматлар урнаштырылган.
Тендер документларыннан күренгәнчә, 2334 метр озынлыктагы Орловская урамын яңарту – 450 миллион сумга, Маршал Жуков урамының Сарман трактыннан Низаметдинов урамына кадәрге өлеше (1080 метр озынлыкта) – якынча 350 миллион сумга, ә 2430 метр озынлыктагы Магистраль урамын яңарту – 400 миллион сумга төшәчәк.
Заказчы – Юл эшләре программаларын финанслау дирекциясе. Заявкалар кабул итү 18 апрельдә төгәлләнәчәк. Подрядчы 22 апрельдә билгеләнәчәк.
Юл инфраструктурасын нормативта каралганча тоту “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проект максатларына туры килә. Россия Дәүләт Советының әлеге илкүләм проектны гамәлгә ашыру өчен җаваплы комиссиясенә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез