Газетага язылу

Чаллыда «Күрше» халык бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бәйгедә барлыгы 585 проект катнашкан. Үзмәшгульләрдән дә, коммерцияле булмаган оешмалар, идарәче компанияләр, кече бизнес вәкилләреннән дә гаризалар килгән. Шулар арасыннан нибары 63е генә җиңүче дип табылды. Үзмәшгульләр - 200 мең сум, юридик затлар 500 мең сумга кадәр акча җиңде. Җиңүчеләр үз проектларын 30 сентябрьгә кадәр тормышка ашырырга тиеш була.

Билгеле булганча, Татарстанда 2020 елдан бирле илдә тиңе булмаган «Безнең ишегалды» программасы эшли. Ә «Күрше» халык бәйгесе аның дәвамы булып тора. Ул да Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән уздырылды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар"

Көн хәбәре