Россия вице-премьеры Игорь Чернышенко Казанда узачак БРИКС уеннары бу җәйнең иң истәлекле ярышлары булачак, дип белдергән. Бу хакта ТАСС яза.
"Июньнән августка кадәр илдә 2 меңгә якын спорт чарасы, шул исәптән 67 халыкара дәрәҗәдәге чара узачак. Һичшиксез, җәйнең иң истәлекле ярышлары - ул Казанда узачак БРИКС уеннары. 4,5 меңнән артык спортчы 14 көн дәвамында үз спорт төрендә беренчелек өчен көч сынашачак", - дигән Игорь Чернышенко.
Вице-премьер искәрткәнчә, илдә узачак спорт чараларының барысы да спортны популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Исегезгә төшерәбез, БРИКС уеннары Казанда 11-24 июньдә узачак. Билетлар - сатуда.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез