Чернышенко һәм Миңнеханов Казанда Футболны үстерү үзәге төзелешен карадылар

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Казанга эш сәфәре кысаларында Футболны үстерү үзәгенең төзелеш мәйданчыгында булды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән берлектә вице-премьер объект төзелеше барышын бәяләде.

Яңа спорт үзәге балалар командалары өчен дә, профессиональ спортчылар өчен дә футбол буенча күнегүләр процессының тулы циклын формалаштыру өчен оештырыла. Киләчәктә территориядә тагын өч кыр төзү планлаштырыла: икесе – демонтажланган стадион урынында һәм берсе – ябык манежда.

Манеж төзелешен 2025 елның язында тәмамлау планлаштырыла. Моннан тыш, спортчы кызлар өчен хатын-кызлар корпусы төзелеше башланган. Объектны 2027 елга тапшыру планлаштырыла. Шулай ук 2027 елда яңа универсаль спорт комплексын тапшыру планлаштырыла. Объект тулы спорт әзерлеге, яшәү һәм футболчыларны тернәкләндерү өчен каралган. Проект буенча 67 кешегә 40 торак номер планлаштырылган.

Базаның иске һәм яңа корпуслары, шулай ук хатын-кызлар корпусы җир өсте галереялары-кичүләр белән тоташтырылачак, тулы заманча спорт комплексы барлыкка киләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре