«Чиләге белән алып китәләр». Базардан РЕПОРТАЖ

Быел бөтен җирдә муллык. Бакчаларда яшелчә, җиләк-җимешләр сыгылып утыра. Елына күрә туганнар да, күршеләр дә киң күңелле: бакча җимеше белән бүлешергә генә торалар. Базарда хәлләр ничек икән? «ВТ» журналисты эштән кайтышлый, башкаланың Җиңү проспекты тирәсендә тезелешеп утырган сатучыларның хәлен белеште.

«Әрәм итәсе килми»


Сатучысы да, алучысы да җитәрлек. Әлфия апа Сәлимгәрәева
Казан читендәге Салмачы бистәсендә яши. Сумкасы бик зур, көчкә сөйрәп килдем, ди.
– Бакчада уңыш мул булды. Кара карлыганның күплеген белсәгез иде. Без эре карлыганнар гына үстерәбез. Ике чиләк карлыган, бер чиләк кура җиләге, 10 кило яңа бәрәңге белән, 10 кило кыяр алып килдем. Килеп кенә бастым әле.
Бәяне арзан куймыйм. Кул көче дә, игътибар да күп кирәк бакчага, – диде 72 яшьлек Әлфия апа.

Без сөйләшеп торган арада бер ир-ат килеп, Әлфия апаның кечкенә генә ике чиләк карлыганын алам, диде. Үлчәргә һәм бәясен исәпләп куярга кушты даүзе китеп барды. Ике чиләктәге карлыганны чиратлап үлчәдек. Уртача зурлыктагысының килосын 450 сумнан санадык, эресен 500 сумнан биреп җибәрергә булдык. Шулай итеп, чиләге белән бергә 1900 сумга алып та киттеләр.  
– Монда карлыганның килосын 300 сумга да саталар. Минеке эре бит, арзанга бирәсе килми. Яңа бәрәңгенең килосы 100 сум тора. Кыярны
150 сумга бирәбез. Ә менә кура җиләген стаканга салып сатам. Ярты литры 150 сум тора, – ди Әлфия апа. – Монда сатып торганны бик яратып бетермиләр. Метро хезмәткәрләре читкәрәк китәргә куша. Алар ачуланатора, без сата торабыз. Булганны әрәм итмибез инде.
«Акча бик кирәк»

Ләйсән Мортазинаның Кама Тамагында бакчасы бар икән. Быел аның да җиләк-җимеше ишелеп уңган.
– Кайткан саен күп итеп җыеп киләм. Таныш-белешләр дә со
рап ала. Калганын базарга чыгып сатам. Алучы күп. Миңа да әйбәт, юл чыгымын капларга да ярап тора, – ди ул. – Быел крыжовник та бик күп. Бөтен җиләк-җимеш агачларын яңа сортка әйләндергән идем. Кура җиләге бармак кадәр булып өлгерде. Аны инде арзанга сата алмыйм. Монда андый сорт юк та. Килосы өчен 500 сум сорыйм. Помидорларым да бик эре. Яратып алалар. Анысының килосына 350 сум сорыйм. Монда кызык:бәяне кем ничек тели, шулай куя. Аласы кеше түли дә китә ул. Без инде сатып алучыларны да өйрәнеп беттек. Тышкы кыяфәтләренә карап та, бәя куябыз.


«Кызым сүгә, мин сатам»

Лаеш районының Усад авылыннан килгән Наташа ни генә сатмый. Сарымсагы да бар, кыяр да, кура җиләге дә, помидор белән бәрәңге дә алып килгән. Берәрсенә бушка бирермен, дип, хәтта чөгендер яфрагы да җыеп алып килгән.

– Мине кызым сүгә инде. Сатма, ди. Ничек инде ризыкны әрәм итәсең?! Үзебезгә җитәрлекне әзерләдек. Кыяр да тозладык. Компот та яптык. Җиләк-җимешне киптереп тә куйдык. Күп бит ул, нишләтергә дә белмәгәч, монда киләм инде.
Лаеш районының Державино авылыннан килгә
н апа юкә балы сата. Ярты литры 500 сум, ди. Мәтрүшкәсе дә бар. Аның бер төргәгенә 100 сум сорый.
– Юкә
балы бик сирәк ул быел. Үзебезнеке, берни кушылмаган. Бал тәмен белгән кеше сатулашып тормый, – ди ул.

Ә менә Питрәч районының Көек авылынан килгән Әминә апа, алучыларга рәхмәт укыйм, ди.
– Әле ярый, шәһәр кешесе бар дип сөенәм мин. Бер атна буе карлыган саттым. Кызылының да, агының
да килосы 250 сум. Карасының килосына 300 сум сорыйм. Булганы җитәр, дим. Хәзер кәгазь акча белән түләүче бик сирәк. Барысы да картага күчерә, – ди ул. – 23 мең сум пенсия алам. Җитми ул, кызым. Әйбер кыйммәт бит. Ай саен түләүләр дә артып тора. Акчаң гына җитсен. Әле ярый бабаем бар. Аныкын да кушсаң, күзгә күренә инде. Көннәр матур чакта ничек тә бакчадагы җиләк-җимешне җыеп сатып бетерергә кирәк. Чияләр дә сыгылып утыра, кара җиләк тә өлгерде. Ул ташкабакның чуты юк. Монда алмыйлар да әле аны. Никләр утырттым, дим. Аның каравы сарымсак сорыйлар. Ул да бик әйбәт булды. Иртәгә алып киләм әле. Әйтәм бит, ишелеп уңды уңыш.

Базар бәяләре (сумнарда)


Кура җиләге (кг) – 250
500
Кура җиләге (1 стаканы) – 150
Карлыган (кг) –
300500
Кызыл, ак карлыган (кг) – 250
Чия (кг) –
250300
Кыяр (кг) –
150
Помидор (кг) – 350
Бәрәңге (кг) – 100
Сарымсак (1 данә) – 15
35
Ташкабак (1 данә) – 80
Кукуруз (1 данә) – 80
Мәтрүшкә (1 төргәк) – 100
Мелисса (1 төргәк
) – 50
Бөтнек (1 төргәк) – 50

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре