Икътисадый үсеш министры Максим Решетников Россия икътисадының Үзәк банк һәм хөкүмәтнең бергәләп эшләве нәтиҗәсендә үсешкә әйләнеп кайтуы хакында хәбәр итте. Росстат һәм Икътисадый үсеш министрлыгы мәгълүматлары икенче кварталда үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 1,3 процентлык үсеш күрсәтә. Федераль матбугат авторлары моның белән килешеп үк бетми ләкин. Безнең чиновникларның соңгы оптимистик рапортлары бәйсез экспертлар нәтиҗәләренә аз гына каршы килә, диләр. Бәйсез белгечләр сәнәгатьтә стагнация һәм алдагы айларда түбәнгә тәгәрәү билгеләре күрә. Алар ясаган нәтиҗәләр болай: нефть чыгару, энергетик ташкүмер һәм антрацит җитештерү кими, эшкәртү сәнәгатендә үсеш темплары нуль тирәсендә. ОПЕК, мәсәлән, Россиядә июнь аенда нефть чыгару бер тәүлеккә 61 мең баррельгә кимеде дигән мәгълүмат бирә. Россия нефтьчеләре рөхсәт ителгән квотаны тутыра алмый. Россия чималына ихтыяҗ арту фонында аны чыгаруның кимүе нефть эшәртү заводларына һәм транспорт инфраструктурасына дроннар һөҗүменә бәйле. Нефтьне эшәкәртеп булмый, экспортка озату арта, ләкин җитәрлек күләмдә үк түгел.
Көнбатыштагы кискен энергетик кризис шартларында газ экспорты арта. Әмма металлургиядә хәл башкача. Эчке куллану кими, экспорт шулай ук. Глобаль кризиска кереп бара торган дөнья икътисады безнең корычка ул кадәр үк мохтаҗ түгел. Барлык күрсәткечләрне чагыштырып чыккач, үзәк газеталар: «Оценки чиновников и независимых экспертов о состоянии экономики расходятся», – дип язалар да инде.
Икътисадта торгынлык билгеләрен эшсезлек саннары үсү дә раслый. Ил буенча рәсми эшсезлек күрсәткечләре зур түгел түгелен, 2,2 процент кына. Мәскәүдә эшсезләр саны – 70, Свердловск өлкәсендә 84 процентка үскән. Чиләбе өлкәсендә дә бу сан югары. Төп сәнәгать төбәкләре эшчеләр санын кыскарта.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез