Чирләүчеләр азайган, әмма игътибарны киметергә ярамый: Казанда туберкулез турында форум ачылды

Бүген Казанның “Ногай” кунакханәсендә “Балалар һәм зурларда туберкулез авыруы. Аны ачыклауның инновацион ысуллары” дигән фәнни-гамәли конференция ачылган. Анда Татарстан фтизиатрлары һәм пульмонологлары, шулай ук Мәскәү, Саратов, Чабаксар кебек шәһәрләрдән килгән белгечләр катнаша.

Еллык форум кысасында туберкулездан дәвалау, прививка ясау, зурлар һәм балаларда чирне башлангыч чорында ук ачыклау, дарулар куллану кебек мәсьәләләр карала. “Татарстанда туберкулез белән авыручылар һәм әлеге чирдән үлем-китем очраклары кими. Безнең күрсәткечләр тулаем Россия һәм Идел буе федераль округы белән чагыштырганда кимрәк. Әмма туберкулезны башланып килгәндә үк ачыклау мәсьәләсе әле хәл ителмичә калып килә. Ул медикларның аерым бер контролендә тотыла”, – дип билгеләп үткән Республика клиник туберкулезга каршы диспансерының баш табибы урынбасары Рәмзия Фатыйхова.

Фтизиатр басым ясап әйткәнчә, кешеләрнең, медицина тикшерүләрен инкарь итеп, тирәсендәгеләргә чир тарату очраклары авыруның көчәюенә китерә. Медиклар мигрантларны аерым игътибар үзәгендә тота. Туберкулездан интегүчеләрен илдән җибәрергә мөмкиннәр.

Табиблар басым ясап әйткәнчә, инфекцияне зурлар тарата. Балалар, бәхеткә, азрак чирли. Авыруны вакытында ачыклау өчен елына бер тапкыр флюорография узу да җитә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре