Чистай шәһәрендә “Демография” илкүләм проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты бурычлары нигезендә, өстәл теннисы буенча турнир үткәрелгән. Спорт чарасы Гаилә елына багышланган. Бу хакта Чистай районы советы хәбәр итә.
“Лидер” мәктәбендә узган турнирда ике төркемдә: 50 яшькә кадәр һәм өлкәнрәкләр арасында ир-атлар, хатын-кызлар катнашкан. Ярышлар “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы (ГТО) кысасында оештырылган.
“Хезмәткә һәм оборонага әзер” комплексын кертү республикада яшәүчеләрнең физик әзерлеген яхшыртуга, тулаем массакүләм спортны үстерүгә ярдәм итә. ГТОның алтын, көмеш яки бронза билгесенә ия булучы абитуриентлар вузга кергәндә БДИгә өстәмә балл алу мөмкинлегенә ия”, – ди Чистай районында ГТО уздыру үзәге җитәкчесе Виктория Воронина.
“Демография” илкүләм проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты ярдәмендә халыкка актив һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару өчен елдан-ел зуррак мөмкинлекләр ачыла. Илдә массакүләм спорт чаралары даими уздырыла, һәркемнең өе янәшәсендә үк күнегүләр өчен инфраструктура яңартыла. Физик әзерлек дәрәҗәсен тикшереп карау өчен ГТО комплексы нормативларын бушлай тапшырырга мөмкин. Профессиональ һәм балалар-яшьләр спортын үстерү максатында стадионнар, күп функцияле комплекслар һәм мәктәпләрне реконструкцияләү, җиһазлау, төзү буенча программалар күздә тотылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез