Чистайдан Сарапулга елга транспорты йөри башларга мөмкин

“Елга юллары” проекты кысасында Чистай-Сарапул төбәкара маршрутын ачу мөмкинлеге карала. Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнфов шулай дип белдергән.

Чистайда пассажир пристане төзелеп килә. Аның проектын Татарстан Баш инвестиция-төзелеш идарәсе эшләгән. 2023 елда төзелешкә рөхсәт бирелгән һәм улагымдагы елның сентябренә кадәр озайтылган.

Бинаның гомуми мәйданы 596 кв.метрдан артып китәчәк. Бер катлы пассажир павильоны 100 кешене сыйдыра ала. Причал диварының озынлыгы – 208,5 метр.

Хәнифов әйтүенчә, бүгенгә елга төбен 45 метрга кадәр тирәнәйтү эшләре башкарылган.

Пристань “Бөек Болгар юлы” туристлык маршруты кысасында елга транспортының социаль маршрутларын оештыру, шулай ук Татарстанга килүче туристлар санын арттыру мөмкинлеге бирәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре