Газетага язылу

Чисталык өчен берләшү

Татарстанда соңгы 30 елда тулай төбәк продукты күләме 3,1 тапкыр арткан. Җитештерүдә күрсәткечләр күтәрелсә дә, табигатькә салынган зыян, киресенчә, кимегән. Әйтик, һаваны 25 процентка азрак пычратканнар. Сулыкларга агып төшкән пычрак су 68 процентка кимегән. Бу хакта журналистларга Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сөйләде.

– 1998 елда һаваны пычраткан матдәләр 562,7 мең тонна булса, 2024 елда бу сан 418,9 мең тоннаны тәшкил итте. Ә пычрак су күләме 609,8 млн кубометрдан 195,2 гә калды. Министрлык, республика халкының тормыш шартлары уңай якка үзгәрсен өчен, кулдан килгәнне эшли. Без Россия Фәннәр академиясе белгечләре, институт галимнәре белән бергәләп эшлибез. Шулай ук сәнәгать оешмалары белән дә уртак эш башкарабыз, – ди министр. – Татарстанда зур сәнәгать оешмалары урнашкан. Без икътисадый яктан да алга атлыйбыз. Ике якны да уйлап, киңәшеп, эш алып барыла.

Хәтерләсәгез, соңгы елларда Казан читендәге Самосырово бистәсе янәшәсендә яшәүчеләр сасы истән еш зарланды.

Моннан чыгу юлын таптылар. Хәзер чүплектән файда алалар. Ул электр энергиясе белән тәэмин итеп тора. Казанның Авиатөзелеш районында һәм «Салават Күпере» торак комплексында яшәүчеләр дә һава пычрак булудан еш зарланды.

– Быел октябрьдә Казанның төньягында яшәүчеләрдән килгән зарлар 4 тапкыр кимрәк теркәлде. Сасы ис полигонга ташланган чүп аркасында чыкты. Инде күптән ябылырга тиеш булса да, чүплек бик озак эшләде. Безнең яктан «ПМЖК» идарәче оешмасына күп тапкыр кисәтү ясалып, хәзер бу урын юкка чыгарылды. Шунлыктан зарлар да кимеде, – ди Александр Шадриков. – Һаваның чисталыгы даими контрольдә. Республикада тәүлек әйләнәсендә 17 станция һәм күчмә 6 лаборатория эшли. Алар һавадагы матдәләрнең күләмен һәр 20 минут саен тикшереп тора. Ел дәвамында зыянлы 36 матдәне 4 миллион тапкыр тикшергәнбез.

 Эре сәнәгать оешмаларында да автомат рәвештә һава чисталыгын билгели торган станцияләр урнашкан. Министр әйтүенчә, моны намус белән эшләүчеләр куйдыра. Шундыйлар арасында «Татнефть», «Казаноргсинтез», «ТАИФ НК» да бар. Аларның ничек эшләгәнен 14 станция күзәтә.

– Һава торышын Казанда гына түгел, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләрендә дә контрольдә тотабыз. Күп кенә оешмалар, төзелгәнче үк, проектларында экологияне кайгыртуны шарт итеп куя. Шулай итеп, сәнәгатькә дә зыян итмичә, экологияне сакларга булышалар, – ди министр. – Шуның нәтиҗәсе буларак, соңы еларда Түбән Камада яшәүчеләрдә зарлар 32 тапкыр кимеде. 2018 елда безгә 583 мөрәҗәгать килгән булса, быел 18 зар алдык. Сулыкларны тикшерү дә дәвам итә. 65 су объектында 114 станционар пункт эшли. «Фламинго» фәнни-тикшерү судносы, 2023–2025 елларда 1,5 мең чакрым ара үтеп, сулыкларны 16 төрле күрсәткеч буенча 4 миллион тапкыр тикшергән. Без Куйбышев сусаклагычына зыян сала торган матдәләр кимүен күзәтәбез. Казансуны чистарту буенча да зур эшләр башкарыла. Сәнәгать оешмалары белән уртак тел табып, фән белгечләре, галимнәр белән бергәләп эшләүнең нәтиҗәсе күренә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

САН

 Соңгы 7 елда табигатьне саклау чараларына республикада 72,5 млрд сум акча тотылган. Шуның 41,4 млрд сумы – республикада эшләүче оешмалар биргән акча. 2019 елдан Татарстанда «Экология» илкүләм проекты эшләде. 2025 елдан ул «Экологик иминлек»кә үзгәрде. Шулар ярдәме белән республикада 22,2 млрд сумлык 31 табигатьне саклау чарасы тормышка ашырылды.

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре