Чит илдән телефоннан шалтыратучыларга җавап бирү буенча үз-үзеңне тыю кертергә мөмкиннәр

Россиядә инде сентябрьдән үк чит илләрдән телефоннан шалтыратучыларга җавап бирү буенча үз-үзеңне тыю кертергә мөмкиннәр. Бу хакта “ТАСС” Россия вице-премьеры – Хөкүмәт аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко сүзләренә таянып яза.

Чит илләрдән шалтыратучыларга телефоннарыбызны мөстәкыйль “ябу” мөмкинлеге ачуны күздә тота бу.

Григоренко шушы араларда гына Президент катнашында узган киңәшмәдә мошенникларның күпчелек очракларда нәкъ менә чит илләрдән шалтыратып халыкны алдап ятуларын басым ясап әйткән. Мондый тыю кертү исә мошенникларның шалтыратуыннан котылу өчен үзебезгә үк телефонны “ябып кую” мөмкинлеге бирәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре