Татарстанда соңгы бер атна эчендә чөгендер, алма, маргарин бәяләре арткан.
Чөгендернең бер килосы - 47 сум, алма – 114, маргарин 234 сум булган.
Шулай ук кишер, бәрәңге, бодай оны, чәй, шикәр, сыер мае, ит консервалары һәм балалар ризыкларының бәяләре дә 1 проценттан 2 процентка кадәр күтәрелгән.
Ә менә банан һәм кәбестә бәясе төшкән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез