Чукоткада яшәүче Әлфия Шәрәфиева: «Телен белмәгән халык мескен була»

Чукотканың Лаврентия бистәсендә яшәүче чукчалар һәм эскимослар үз телләрен оныткан. «Хәтта өлкән яшьтәгеләр дә белми. Иң кызганычы шунда: алар рус телендә дә такы-токы гына сөйләшә. Юкка чыга торган халык дип, күрәсең, шундыйларга әйтәләрдер», – ди Лаврентия урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Әлфия Шәрәфиева. Без милләттәшебез белән Чукоткадагы җирле халыкның язмышы, анда яшәүче татарлар турында сөйләштек.

Лаврентия

– Чукоткага бер уйламаган җирдән чыгып китәргә туры килде. Яшерен-батырын түгел, хезмәт хакы зур булгач, акча мәсьәләсе дә кызыктырды. Башка сәбәпләре дә бар иде. Мине анда мәктәпкә эшкә чакырдылар, тиктомалдан чыгып китә алмаган булыр идем.

Килеп төшкәч тә, иң гаҗәпләндергәне – хатын-кызларның тәмәке тартулары булды. Мин үзем Мари Элның Бәрәңге районындагы Портянур дигән саф татар авылында туып-үстем, мәктәптә эшләдем. Анда тәмәке тартучы хатын-кызлар юк дип беләм. Һәрхәлдә, күргәнем булмады. Ә монда, киресенчә, тәмәке тартмаган хатын-кыз юк диярлек. Хәмердән дә баш тартмыйлар. Аралаша башлагач, тагын бер нәрсәгә гаҗәпләндем. Җирле халык үз туган телен белми. Аларга ул кирәкми дә кебек. Мин яшәгән район үзәгендә чукчалар һәм эскимослар яши. Яртысы – җирле кешеләр, яртысы каяндыр килеп урнашкан. Шулай да бер мактанырлык күренеш бар: Лаврентиядә эскимосларның фольклор ансамбльләре эшли. Алар милли биюләр күрсәтәләр, шуны яшьләргә җиткерәләр.

Шөгыльләренә килгәндә исә, диңгездән күбрәк балык, кит тоталар. Болан көтүлекләре бар. Әмма алар бик читтә. Нешкан, Инчоун авылларында берничә гаиләнең көтүлекләре бар. Нәкь киноларда күрсәткәнчә, бик үзенчәлекле, кызыклы аларның тормышлары. Ә район үзәгендә яшәүчеләр үзләрен, диңгез буена урнашканга күрәдер инде, тундраныкы түгел, ә яр буеныкы дип йөртәләр.

Җирле халыкның әллә ни эшлиселәре дә килми. Әйтүләренчә, аларга хөкүмәт субсидия бирә икән, шул акча күбесенә көн күрер өчен җитеп бара икән. Бүген ашарга бармы – бар, иртәгәге көн өчен кайгырып тормыйлар.

Мәктәптә

Безнең икенче сыйныфта чукча һәм эскимос балалары укый. Әйтергә кирәк, әти-әниләрдән бик уңдым. Күбесе эшли. Эчеп йөрүчеләр юк диярлек. Араларында шәфкать туташы, кибетче, пешекче, савыт-саба юучылар бар. Мәктәптә җирле халык арасыннан ике укытучы эшли. Берсе тарих, география, инглиз телен укыта. Үз милләте турында бик күп белә. Без аны җирле халык турында сөйләргә дәресләргә дә чакырабыз. Милли түгәрәк алып баручы тагын бер укытучыбыз бар иде. Балалар бик теләп йөрделәр. Кызыклы чаралар үткәрделәр. Ни кызганыч, ул арабыздан китеп барды.

Берничә ел элек минем сыйныфта бер бала укыган иде. Аның әнисе – татар, әтисе – калмык. Әнисе татарча белгәнемне ишеткән дә: «Кызыма татарча өйрәтә алмассызмы икән?» – дип килде. Бик теләп риза булдым. Үз сыйныфымда дәресләр бирә башлаган идем, башкалар да килергә теләкләрен белдерде. Алар хәзер сигезенчедә инде. Бу сыйныфымда әлеге кызның энекәше укый. Шуңа күрә тагын татарча өйрәнә башладык. Татарча мультфильмнар карыйбыз, уеннар уйныйбыз, шигырьләр сөйлибез. Мине күргәч, хөрмәт йөзеннәндер инде: «Исәнмесез», – дип дәшәләр. Киткәндә: «Сау булыгыз», – дип саубуллашалар. Моңа әти-әниләре дә каршы килми, өйрәнсеннәр, дип торалар. Татар җырларын да җырлап, төрле фольклор фестивальләрендә, бәйгеләрдә гел призлы урыннар алабыз.

Гореф-гадәт

Мин Чукоткада алты ел торам инде. Чукчаларның буыннан-буынга сакланып калган гореф-гадәтләрен бик күрмим. Кит тотып кайткач, тагын яз көне боланнар белән ниндидер ритуаллар башкаралар. Әмма бездәге Сабан туе, исем кушу кебек гореф-гадәтләр юк. Ул яктан, әйтергә кирәк, татар халкы үз традицияләрен нык саклаган һәм шул эшне дәвам итә. Ә мин торган бистәдә чукча һәм эскимослар тел белән гореф-гадәтләрне дә югалтканнар. Кыскасы, урыслашып беткәннәр дип әйтсәң дә була. Шулай да бер бәйрәмнәре сакланып калган: ул – этләр чабышы. Бу ярыш апрель аенда башлана. Бистәдән бистәгә йөгереп, Лаврентия аша да узалар, халык чыгып каршы ала. Дистанциянең озынлыгы кайчакларда 600 чакрымга җитә.

Ерак түгел «Кайнар чишмәләр» дигән урын бар. Ул беркайчан да суынмый. Кыш көне дә коенырга йөрибез. Элек анда кунакханә, теплица булган. Балаларны пионерлагерьга алып барганнар. Хәтта сыер, ак төлке фермалары эшләгән. Хәзер ул ташландык хәлдә диярлек. Советлар Союзы таркалганнан соң, туксанынчы елларда бөтен нәрсәне җимереп бетергәннәр. Дөрес, нәрсәдер торгызмакчы булып тырышалар. Әмма эш бик читенлек белән бара.

Кунакка аюлар да килгәли. Алар пәйда булса, безне шундук кисәтәләр. Бу җәһәттән чукчаларның: «Табигать үзгәрә, җылына, шуңа күрә сукмакларын үзгәртәләр», – дип әйтәсе килә. Кышларын ак аюлар күренгәли. Әйтергә кирәк, мондагы тундра табигате бик матур. Яз, җәй айларында бигрәк тә. Төрле-төрле агачлар, күз явын алырлык чәчәкләр үсә.

Җирле халык нигездә үз ризыгын күбрәк ярата. Болан ите, кит, балык, тундрада үсә торган төрле үсемлекләр, җиләкләр, гөмбәләр... Ысланган кит ите мантак дип атала. Авылга кайткан саен мин дә гел күчтәнәчкә алам.

Татарлар

Бистәдә татарлар да яши. Мин килгәндә Башкортстаннан килгән бер укытучы бар иде. Ул информатика укыта. Хатыны – теш табибы. Икесе дә – татар. Аннары Башкортстаннан тагын бер милләттәшебезне физкультура укытырга чакырдылар. Ронога эшкә бер ханым килде. Ул чыгышы белән безнең Портянур авылыннан. Тагын берничә татар гаиләсе бар. Үзара күрешәбез, татарча сөйләшәбез, табыннар корабыз, чәйләр эчәбез, өчпочмаклар, бәлешләр пешерәбез. Бәйрәмнәрне бергәләп үткәрергә тырышабыз. Бистә тормышының үзәгендә кайныйбыз. Бу халәт безгә яшәргә көч тә, дәрт тә бирә. «Без – татарлар бит!» – дип, горурланып куйган чакларыбыз да бар.

Портянур

Туган авылыма ел саен бик сагынып, яратып кайтам. Әмма елдан-ел кәефем төшә бара. Ни кызганыч, безнең авылда да балалар русча сөйләшә башладылар. Мин Портянур мәктәбендә эшләгәндә фольклор коллективым бар иде. «Түгәрәк уен» фестивальләрендә катнаштык. Шунда безгә: «Сезнең балалар татарча шулкадәр шәп сөйләшә», – дип бик кызыгып карыйлар иде. Мин: «Ничек инде татарча сөйләшмәсеннәр, алар бит – татар авылында туып-үскән татар балалары», – дип шакката идем. Хәзер үзем дә аптырыйм: чыннан да татар балалары русча сөйләшә башлыйлар икән шул. Кайткан саен тирә-күршедәге балаларны тәрбияләп киткән булам. Әти-әниләре белән сөйләшәм. Үзең сөйләшмисең икән, телне юкка чыгару берни тормый. Димәк, беренче чиратта әти-әниләргә, укытучыларга бик уяу булырга кирәк. Туган телен белмәгән халык мескен була. Мин моны үз күзләрем белән күреп яшим.

Чукотка – Россиянең АКШка иң якын өлеше. Утрауның төньягында – Чукотка, көнчыгышында Беринг диңгезе. Мәйданы – 737700 квадрат км. Алты бистә бар: Инчоун, Энурмино, Лорино, Нешкан, Уэлен, Лаврентия. Бу якларның табигате бик кырыс. Кышларын бик салкын, күз ачкысыз бураннар, аяктан ега торган җилләр була. Температура минус 42–46 градусларга җитә. Төп халкы – чукча һәм эскимослар. Уэлон бистәсендә чукча язучысы Юрий Рытхеу туган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре