Чүплектә бүлгәләнгән хатын-кыз мәете тапканнар

Новосибирскидагы чүп полигонында хатын-кыз тәненең киселгән өлешләрен тапканнар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча тикшерү идарәсе хәбәр итә.

Шунда ук үтерүдә һәм танышын бүлгәләүдә шикләнелгән җирле кеше тоткарланган. Тикшерүчеләр фаразы буенча, 12 июнь кичендә 53 яшьлек гаепләнүче Новосибирскның Заельцовский районында танышлары компаниясендә спиртлы эчемлекләр эчкән. Кәеф-сафа вакытында ул хатын-кызларның берсе белән низагка керәгән, ярсыган ир пычак алып 69 яшьлек танышына сукан. Моны аның тормыш иптәше күргән, ул ашыгыч ярдәм һәм полиция чакыртырга тәкъдим иткән. Тегесе, үзе хәл итәм, дип җавап биргән һәм үтерелгән хатын белән бер фатирда ятып йоклаган.

Икенче көнне иртән ир-ат аның гәүдәсен кисәкләргә бүлгәләгән, аяк-кулларын пакетка салган һәм чүп полигонына алып чыккан, ә гәүдәсен чүп багына салган. Новосибирск кешесенә карата үтерү турында җинаять эше кузгатканнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре