Ел башыннан бирле Татарстан сулыкларында 19 кешенең гомере өзелгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 42,1 процентка күбрәк. Эсселәр башлангач, суга батып әрәм булучылар тагын да артырга мөмкин, дип кисәтә коткаручылар. Кыскасы, су янында игътибарлы булырга кирәк.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең су объектларындагы куркынычсызлык бүлеге җитәкчесе Регина Гаязова сүзләренә караганда, быел 7 кеше елгалар боздан ачылган чорда һәлак булган. Ике кешенең гомере кече суднолар катнашындагы һәлакәттә өзелгән. Тагын унысының үлем сәбәпләре ачыклана.
– Мондый фаҗигаләр күбесенчә җиһазландырылмаган, кеше аз йөри торган сулыкларда килеп чыга. Авыл җирендә дә елгалар күп. Батучыларның күбесе исерек килеш коенуы аркасында харап була. Ялгыш суга егылып төшүчеләр дә бар, – дип сөйләде Регина Гаязова.
Май башында Балтач районының Алан авылында шул рәвешле 72 яшьлек ир-атның гомере өзелде. Яр кырыеннан барганда аягы таеп китеп, суга егылып төшкән дә чыга алмаган ул. Икенче көнне исә Чаллыда Кама елгасында хатын-кыз мәете таптылар. Салкын суга егылып төшкәч, аягын көзән җыерган дип фаразлана. Алтынчы майда Әлмәттә 26 яшьлек балыкчы егетнең гәүдәсе табылды.
Коткаручылар яшерми: җәйне сагаеп көтә алар. Ник дигәндә, челлә башлангач, су керүчеләр дә, шуның белән беррәттән, суга батучылар да арта. Күптән түгел башкалада су коену рөхсәт ителгән урыннар исемлеген дә игълан иттеләр. Анда «Локомотив», «Түбән елга аръягы», «Тирән күл», «Зур аккош күле», «Комсомольский», «Зөбәрҗәт» күле, Хуҗәмәт һәм Җиңү паркындагы күлләр кергән. Алар барлык тиешле шартларга туры китереп җиһазландырылган. Су коену рөхсәт ителгән урыннарда коткаручылар да кизү торачак. Үзең дә сак буласы, билгеле.
Су янында кеше артык иркенәеп китә. Берничә ел рәттән башкаланың Аккош күлендә коткаручы булып эшләгән Руслан Брагин шулай ди. Кисәтүләргә колак салмыйча, судагы чик билгеләрне үтеп, эчкәрәк китеп су коенучылар аеруча үзәккә үтә, ди ул.
– Су янында үзеңә генә түгел, әйләнә-тирәдәге кешеләргә карата да икеләтә игътибарлы булырга кирәк. Күпләр «коткарыгыз!» дип кычкырган кешегә генә ярдәм итәргә кирәк дип уйлый. Әмма бу – зур хата. Еш кына бата башлаган кешенең ярдәм сорап кычкырырга вакыты да, мөмкинлеге дә булмый. Суга батучы кеше, кычкырыр урынга, мөмкин кадәр күбрәк сулыш алырга тырыша. Шуңа күрә суга кереп киткән кешене беркайчан да күздән югалтырга ярамый, – ди Руслан.
Рәсми саннарга ышансаң, беренче минутта – суга батучыларның 90 процентын, 6–7 минуттан соң фәкать 1–3 процентын гына коткарып калырга мөмкин.
– Суда алты минуттан да озаграк тормаган кешене коткарып калып була әле. Аннары инде аның аңы томалана. Балаларда ул процесс аеруча тиз бара. Шуңа күрә суга батучыны коткарганда һәр секунд кадерле. Су төбенә киткән кешене инде коткарып булмаячак, – ди Руслан Брагин.
Илнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да бу уңайдан кисәтү ясады. «Исерек килеш суга кермәгез. Көймәгә утырыр алдыннан иң элек аның төзеклеген тикшерегез, барлык кирәкле җиһазларның да барлыгына инаныгыз, өстегезгә коткару жилеты да кияргә онытмагыз. Һава торышын да исәпкә алыгыз. Якыннарыгызга кая баруыгызны, кайчан кайтачагыгызны да әйтеп куегыз», – диелә министрлык хәбәрендә.
Суга батучыны коткарганда нишләргә?
– Еш кына суга батучы, куркудан, үзе дә сизмәстән, коткаручыны да үзе белән су астына өстери башлый. Шуңа күрә ул сиңа ябышмасын өчен, батучыны арткы яктан, иң яхшысы чәченнән эләктереп алырга кирәк.
– Ярга чыккач, суга батучыга беренче ярдәм күрсәтелә. Зыян күрүче аңында булса, йөрәк тибеше тоемланса, аны, башы түбәндә булырлык итеп, каты коры урынга яткырырга кирәк. Аннары өс киемнәрен салдырып, тәнен кул яисә коры сөлге белән яхшылап ышкырга. Кайнар эчемлек биреп, җылы одеялга төрергә дә онытмагыз.
– Зыян күрүче аңында булмаса, әмма пульсы һәм сулышы сизелгән очракта, башын артка җибәреп, аскы теш казналыгын тартып, башы аска салынып торырлык итеп яткырырга һәм бармак белән авыз эчен чистартырга, тәнен корытып сөртергә һәм җылытырга кирәк. Сулыш һәм йөрәк тибеше булмаганда, ясалма сулыш алдырып, йөрәгенә массаж ясарга кирәк.
– Беренче ярдәм күрсәткәннән соң, суга батучыны кичекмәстән хастаханәгә озатырга тырышыгыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез