26 июльдә III республикакүләм «Чын йөрәктән – От чистого сердца» социаль проектлар бәйгесенә нәтиҗә ясаячаклар. Бу хакта “Татар-информ”да узган очрашуда Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Юлия Абдреева сөйләде.
– Әлеге бәйгедә катнашучы коммерцияле булмаган социаль оешмалар өлкәннәргә, күп балалы гаиләләргә, инвалид бала үстерүчеләргә ярдәм итәләр. Республикада балалар тәрбияләү һәм аларның үсеше өчен барлык шартлар тудырыла. Бәйге “Гаилә” илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла, – диде ул.
Оештыручылар әйтүенчә, әлеге бәйге социаль юнәлештә эшләүче оешмаларны берләштерә. Быел бәйгедә 38 оешма катнашкан. Узган елга караганда сан буенча азрак булса да, быел география киңлеге шаккатырган.
“Добрые истории” пансионаты җитәкчесе Альбина Сергеева социаль эшләр белән шөгыльләнүчеләрне зур йөрәкле кешеләр, ди.
– Алар үз иңнәрендә зур җаваплылык йөртә. Андыйлар турында күбрәк белсеннәр иде, – ди ул.
Бәйге эшмәкәрләр, коммерцияле булмаган социаль оешмалар һәм гаиләләр арасында уза.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез