Дамир Фәттахов вазыйфасыннан киткән

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов үз вазыйфасыннан киткән. Бу яңалыгы белән ул үзенең телеграм-каналында уртаклашкан.

Түрә “Росмолодежь” җитәкчелегенә, командасына, аларның идеяләрен төбәкләрдә тормышка ашыручыларга, гомумән, Россиядә яшәүче барча яшьләргә кыска гына саубуллашу хаты язган.
Фәттаховның алга таба нәрсә белән шөгыльләнәчәге мәгълүм түгел.
“Әлегә ялга җыенам, шуннан соң – алга – яңа сынауларны җиңәргә!” – дип язып куйган ул.
Хәер, Фәттаховның яңа эш урыны берникадәр шәйләнә. “KazanFirst” журналисты белән әңгәмәсенә ялдан соң бу хакта рәсми төстә белдерәчәген әйткән.
“Соңгы эш урынында төбәкләрне, аерым алганда муниципалитетларны үстерү төп бурычларым булды. Миңа иң якын тема бу. Зур тәҗрибәм бар. Федераль дәрәҗәдә төбәкләр һәм муниципалитетларны үстерүнең ничегрәк күзаллануын беләм. Шуңа күрә алга таба тормышымны “җиргә төшеп” эшләүгә багышлап, кешеләр белән эшләргә, хезмәтемнең нәтиҗәләрен күрүне телим”, – дигән ул.
Исегезгә төшерәбез: Фәттахов яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкта соңгы 3 ел дәвамында эшләде. Башкалага, күпләр өчен һич көтмәгәндә, Татарстан яшьләр эшләре министры вазыйфасыннан китте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре