Дания Гайнетдинова вафат булган

Дания Гайнетдинова вафат. Бу хакта Ләбиб Лерон хәбәр итә:
"Йа Аллаһым!.. Әле генә кайгылы хәбәр килеп иреште – аны миңа дустым Нәсим Акмал җиткерде ... Каләмдәшебез, "Татарстан" радиосы журналисты Дания Гайнетдинова вафат булган... Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!"

***

Татарстанның Теләче районындагы Тиләҗе авылы тумасы Дания Заһретдин кызы – 1980 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Кызы Лиана Әмирханова да каләм әһеле.
Д.Гайнетдинова чәчмә әсәрләрдән тыш шигырьләр, җырлар да иҗат итте. Күп кенә шигырьләре көйгә салынган. ( «Авылым Түбән Саурыш», «Яшә, Казан!», «Гомер чишмәсе», «Хәтер»,«Туган ягым Теләче», «Ак яулык», «Адаштым томаннарда»һ.б.). Сынлы сәнгать белән кызыксынды. Ул майлы буяу белән киндергә табигать күренешләрен төшереп, натюрмортлар, балчыктан әвәләп сыннар ясады. Рәсемнәре Алмания, Төркия, Финляндиядә, Россиянең төрле төбәкләрендә шәхси коллекцияләрдә саклана, шәхси һәм катнаш сәнгать күргәзмәләренә куелды".

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре