Танылган җырчы һәм сүз остасы Данир Сабировның хатыны Миләүшә, маймыл алганыгызга үкенәсезме, дигән сорауга җавап биргән. Артист гаиләсендә маймыл быел гыйнвар аенда пәйда булган. Данир белән Миләүшә зур кызлары Мәрьямга туган көненә маймыл бүләк иткән. Аңа Марат дип исем кушканнар.
– Нишләп үкенергә ди, үкенмибез! Без аны бик яратабыз. Миңа калса, ул үзе дә безнең гаиләгә эләгүенә шат, – дигән ул. Аның әйтүенчә, маймылның үз йорты һәм үз репетиторлары бар.
– Марат мунча алдындагы йортта яши. Юк, юк, мунчада түгел, ә аерым йортта. Моңа кадәр безгә килүче кунаклар шунда туктала иде. Аның үз репетиторлары бар. Алар Марат белән шөгыльләнә. Кем белә, киләчәктә артист та булып куярга мөмкин ул. Әнием, безнең йортта спортчылар һәм артистлар гына яши, ди. Шуңа күрә Маратка зур өметләр баглыйбыз. Аның белән артык мәшәкатьләнәсе юк: көненә 3 подгузник булса, шул җитә. Нәрсә бирсәк, шуны ашый, – дип сөйләп үткән Миләүшә “ВКонтакте”дагы “Татар эстрадасы” төркемендә басылып чыккан әңгәмәсендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез