Россиядә сатылган БАДларның 15 проценты ялган. Роскачество идарәсе белгечләре шундый нәтиҗәгә килгән. Яшерен-батырын түгел: биологик актив өстәмәләргә ышаныч болай да чамалы. Араларында ялган препаратларның булуы исә кабат уйга сала. Иң аянычлысы шул: белер-белмәс БАД кулланып, сәламәтлегенә зыян салучылар саны да арта бара.
Хәтерләсәгез, узган ел танылган социаль челтәрләр аша халыкны биологик актив өстәмәләр ярдәмендә «дәвалаган» блогер Елена Корнилованы җавапка тарттылар. Аннан 13 мең сумга БАД сатып алган хатын аздан гына үлемнән калган. Катнашма составында никотин кислотасы нормадан 20 тапкыр (!) күбрәк булып чыккан. Быел март аенда Япониядә дә шундый аяныч очрак теркәлде. Составында кызыл дөге булган БАД эчкән дүрт кешенең гомере өзелде. Йөзәрләгән кеше хастаханәдә ятып чыккан.
Әлеге препарат – Россиядә сату тыелган өстәмәләр исемлегендә. Әмма аны бүген бездә дә җайлы гына кулга төшереп була. Гомумән, бүген БАДларны даруханәдән, кибеттән, маркетплейс аша – теләсә каян сатып алырга мөмкин. Әмма белгечләр уяу булырга чакыра: теге яки бу БАДны сатып алыр алдыннан, Роспотребнадзор сайтына (fp.crc.ru) кереп, аның дәүләт теркәлүе узганмы-юкмы, ягъни безнең илдә сатылырга рөхсәте бармы-юкмы икәнлекне тикшерергә кирәк. Чынлыкта моның нәкъ киресе күзәтелә. Кеше, БАД эчеп зыян күргәннән соң гына, аны җентекләп тикшерә башлый.
Роскачество идарәсе мәгълүматларына караганда, 2020 елда Россиядә 50 миллиард сумлык БАД сатылган. 2022 елда инде бу сан 100 миллиард сумнан арткан. Хәзерге вакытта ил халкының 20 проценты биологик актив өстәмәләр белән мавыга, ди белгечләр. Мондый кушылмаларны даими рәвештә эчүчеләр саны исә ел саен 5 процентка арта бара икән.
Вазгыятьне үзгәртергә тырышмыйлар түгел, тырышалар үзе. БАДларга бәйле тәкъдимнәр әледән-әле яңгырап тора. Күптән түгел Россия Дәүләт Думасына биологик актив катнашмаларга кагылышлы тагын бер закон проекты кертелгән. Ул көзге сессиядә каралачак. Аны әзерләгән проект авторлары табибларга, дару белән беррәттән, БАД билгеләргә дә рөхсәт итмәкче. Шул рәвешле илдә БАДлар әйләнешен контрольгә алып, кемгә нинди препарат сатылганын белеп торырга мөмкин булыр иде, дип саный алар.
Бу тәкъдимне табиблар үзләре дә хуплый. Казанның 21 номерлы шәһәр хастаханәсе табиб-терапевты Регина Галиуллина фикеренчә, теләсә кайдан шикле БАД алып эчкәнче, тәҗрибәле белгеч язып биргәнне куллану ышанычлырак.
– Бу үзгәреш гамәлгә керә калса, арабызда каян туры килсә, шуннан БАД сатып алучылар саны да кимер иде. Әмма моның өчен дарулар кебек үк, бездә сатарга рөхсәт ителгән өстәмәләргә дә контрольне көчәйтергә кирәк, – ди табиб. – Исегездә тотыгыз: БАД – дару түгел. Эчкән очракта да аны табиб язган дәвалау курсына өстәмә рәвештә генә кулланырга кирәк. Дарулардан аермалы буларак, БАДлар клиник тикшерүләр узмый. Шуңа күрә аның составындагы гап-гади бер үлән дә бөтен организмны эштән чыгарырга мөмкин.
Мондый кушылмалар белән мавыгучылар алар ярдәмендә, нигездә, иммунитетын ныгытырга тели, дөньядагы барлык авырулардан котылмакчы була. Берара социаль челтәрләр аша, бала табарга ярдәм итә дип, махсус БАДлар да тәкъдим итә башлаганнар иде. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш репродуктологы Фирая Сабирова моны сафсата дип атый.
– Нәселсезлек, балага уза алмау социаль челтәрләр аша дәвалана торган чирләр түгел. Ниндидер препарат, БАД эчеп кенә могҗиза булмаячак! Дөрес, «ышану көче» дигән нәрсә дә бар. Әгәр кеше фәлән әйберне эчкәч, сәламәтлеге яхшырасына, балага узачагына бик нык ышанса, ул шулай булырга мөмкин дә. Әмма бу кешенең психологик ныклыгына бәйле. Монда БАДларның бернинди катнашы да юк, – ди белгеч.
Сатып алганда, нәрсәгә игътибар итәргә?
- БАДлар рецептсыз сатыла. Шуңа күрә даруханә яки кибеттән БАД сатып алыр алдыннан иң элек табиб белән киңәшләшергә кирәк. Ник дигәндә, аның составындагы кайбер матдәләр кешегә килешеп бетмәскә мөмкин.
- Кабында GMP сыйфат маркировкасы булырга тиеш. Әлеге тамга бу препаратның төгәл рецепт буенча әзерләнүенә гарантия бирә.
- Теләсә кайсы препаратның яраклылык сертификаты булырга тиеш. БАД та искәрмә түгел. Шуңа күрә сатып алыр алдыннан, Биологик актив өстәмәләрнең федераль реестрында (fp.crc.ru) бармы-юкмы икәнлеген тикшерегез.
- Исеме, абруе булган, дару базарында күптән билгеле җитештерүче чыгарган БАДны гына алыгыз.
- Табигый төрләренә өстенлек бирегез. Синтетик төрләре чамадан тыш күп эшкәртелгән, консервантлар белән тулы була.
- Кулдан сатып алмагыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез