7 ноябрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Юрий Камалтынов: «Яшь Гвардия» – актив гражданнарны берләштерә»
Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының «Яшь гвардия»се оешуга 20 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Яшь гвардиячеләрне юбилейлары белән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» төбәк бүлекчәсе сәркатибе урынбасары Юрий Камалтынов котлады.
-
Яңалыклар
Юрист кайбер коммуналь хезмәтләргә түләмәскә дә мөмкин булуын әйткән
Фатир хуҗасы коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазендәге кайбер пунктлар буенча түләмәскә дә мөмкин. Юрист Денис Хмелевский “Абзац” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. Аның искәртеп үтүенчә, Торак кодексында күздә тотылмаган хезмәтләрне түләү документына кертү тыелган.
-
Яңалыклар
«MAX»та БДБның тагын җиде иле гражданнары өчен теркәлү мөмкинлеге барлыкка килде
«MАХ» мессенджерын Россия һәм Белоруссиядән тыш, тагын җиде БДБ илендә дә куллану мөмкинлеген булдырылды, дип хәбәр иттеләр «MАХ»ның матбугат хезмәтенә. Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан һәм Үзбәкстан халкы өчен шалтырату һәм хәбәрләр җибәрү мөмкинлеге барлыкка килде.
-
Яңалыклар
Татарстанда юл фаҗигаләренең 12 проценты исерек машина йөртүчеләр белән бәйле
Татарстанда үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтләренең 12 проценты исерек машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов сөйләде.
-
Яңалыклар
Табиб эчәкләрне чистарту өчен нәрсә ашарга икәнен аңлаткан
Эре тарттырылган бөртектән җитештерелгән ризык (цельнозерновой продукт) эчәк авыруларын кисәтүнең иң нәтиҗәле ысулларыннан берсе булып тора. «Российская газета”, медицина фәннәре кандидаты, гастроэнтеролог Сергей Вялов блогындагы мәгълүматларга таянып, шулай дип яза.
-
Яңалыклар
Россиядә транспорт салымын ике тапкырга арттырырга мөмкиннәр
Транспорт салымын якындагы ике елда ике тапкырга арттырырга мөмкиннәр. Автоэксперт Вячеслав Субботин шундый фикере белән уртаклашкан, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Су җитәрлек дәрәҗәдә кайнар булмаган очракта, акчаны кире кайтарырга мөмкин
Үзәкләштерелгән кайнар су белән тәэмин ителгән күпфатирлы йортларда яшәүчеләр, суның температурасы билгеләнгән нормаларга туры килмәгән очракта, түләгән акчаларының бер өлешен кире кайтара ала. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Мәскәү Адвокатлар коллегиясе адвокаты Анастасия Яковлева сөйләгән.
-
Язмыш
Насыйп булмады. Яман чир белән көрәшкән Мамадыш егете бакыйлыкка күчкән
Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче, Казан энергетика университетының 3 курсында укыган Илшатның инде бер елдан артык егет бот сөягендәге яман шеш белән көрәшүен язган идек.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Казанда һәм Чаллыда яңа уку йортлары ачылышында катнашты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Казандагы Совет районында урнашкан 123нче физика-математика лицеенда булды. Шулай ук видеоэлемтә аша Чаллы мәктәбе ачылышында да катнашты.
-
Җәмгыять
Ризыкка насыйп булмады
Көтмәгәндә килә! Берничә көн элек Ютазы районының Дим-Тамак авылындагы Нияз Латыйпов фермер хуҗалыгында кош гриппы ачыкланды. Кызганыч, аның 6 меңнән артык казын юк итәргә туры килгән. Шул сәбәпле Ютазы һәм күршедәге Баулы районнарының кайбер авылларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән карантин игълан ителде.
-
Яңалыклар
Симерүдән котылу чарасын тапканнар
Барыбыз да зифа гәүдәле, сәламәт булырга тырыша. Бразилия галимнәре моңа ярдәм итәрдәй продуктны ачыклаган. Алар, тикшеренүләр үткәреп, ризыкка зәйтүн мае өстәүнең матдәләр алмашына ярдәм итүен билгеләгән, дип яза «Российская газета».
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Сезнең һәрберегез – спортта уңышларга ирешү үрнәге»
Бүген Казанның «Тулпар» спорт комплексында «Крылья Барса» баскетбол клубы коллективын – 2025 елда коляскаларда баскетбол буенча Россия чемпионаты җиңүчесен хөрмәтләделәр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов спортчыларны зур казанышлары белән котлады, дип хәбәр ТР Рәисе Матбугат үзәге.
-
Яңалыклар
СВО зонасында Украина хәрбиләре – хатын-кызларның алгы сызыктан качуы турында мәгълүм булган
Украина командованиесе, хәрбиләре җитмәү сәбәпле, Купянск шәһәре янына хатын-кызлар подразделениесен җибәргән. Әмма хатын-кыз-хәрбиләр алгы сызыктан качкан. Бу хакта «Российская газета» SHOT телеграм-каналы мәгълүматларына таянып яза.
-
Җәмгыять
Уйнап ачыла тел: 7 ноябрь – Россиядә логопед көне
Балабыз һаман сөйләшми әле! Бүген Җир йөзендә һәр егерменче баланың ата-анасы шулай дип көрсенә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре китергән саннар бу. Заман баласының теле ник соң ачыла? Ул нәрсә белән куркыныч?
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «Крылья Барса» командасын Россия чемпионатында җиңүе белән котлады
«Крылья Барса» баскетбол командасы – коляскаларда баскетбол буенча ике тапкыр Россия чемпионы һәм тугыз тапкыр ил Кубогын яулаучы. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов MAX каналында искәртте.