8 ноябрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Сак булыгыз: мошенниклар виртуаль кредит карталары белән алдый
Зур лимитлы виртуаль кредит картасын рәсмиләштерү сылтавы белән мошенниклар гражданнарны алдый башлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы материалларында хәбәр ителә, алар белән ТАСС танышкан.
-
Яңалыклар
Татарстанның үзмәшгульләре Казандагы сәүдә үзәкләрендә бушлай сату урыннарына ия булачак
Татарстанда Казандагы зур сәүдә үзәгендә ноябрь буе узачак күргәзмәләрдә бушлай катнашу өчен үзмәшгульләрдән гаризалар кабул итү ачылды.
-
Яңалыклар
Депутат кафеларга хайваннар белән керүне тыярга тәкъдим итте
Дәүләт Думасы депутаты Нина Останина Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына азык-төлек һәм сәүдә объектларында хайваннарның булуына кагылышлы санитар нормаларны катгыйландыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Документ «РИА Новости» карамагында.
-
Яңалыклар
Татарстанда күп фатирлы йортларның чатларының 40% MAX мессенджерына күчерелде
Татарстанда күпфатирлы йорт чатларының 40% инде MAX мессенджерына күчерелгән. Бу хакта республика Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр ителде, дип яза Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
Республикада төп дәүләт имтиханын гадиләштерелгән форматта тапшыра башларга мөмкиннәр
Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына төп дәүләт имтиханын гадиләштерелгән форматта тапшыру экспериментын тагын биш төбәктә, шул исәптән Татарстан Республикасында, гамәлгә кертү турында закон проектын кертте. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Террорчыларга акча күчерүче суд каршында җавап тотачак
Чаллыда террорчылыкны финанслауда гаепләнүче кешегә карата җинаять эше ачылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Машина йөртүчеләргә бозлавыкта җәйге тәгәрмәчләрдә йөрүнең куркыныч булуын искәрттеләр
Синоптиклар фаразлавынча, Татарстанда якындагы төннәрдә һава температурасы нульдән түбән төшәчәк. Бу юлларда бозлавык барлыкка килүгә китерәчәк.
-
Яңалыклар
Белгеч нәрсәләргә салым салынмавын аңлатты
«Салым түләп бетерү вакытына күп калмады. Нәрсәләргә салым салынуын, ә нәрсәләргә салынмавын искә төшереп үтсәгез иде», – дип сораган Балык Бистәсенән Лилия Нуруллина.
-
Яңалыклар
Имезүдән кайчан туктарга? Белгеч җавап бирә
Балага бер яшь тулгач, күкрәк сөте акрынлап файдалы үзлекләрен югалта башлый, суга әйләнә, шуңа күрә яше тулган баланы алга таба да имезүдән мәгънә юк, диләр. Бу чынлап та шулаймы икән?
-
Җәмгыять
Йөрәк өянәге куркынычы яныймы?
Үзегездә түбәндәге билгеләрнең берсен булса да сизсәгез, уйланырга җирлек бар, ди белгечләр:
-
Яңалыклар
Республикада төнгә кадәр көчле җил исү дәвам итәчәк
Татарстанда якшәмбе төнгә кадәр көчле җил саклана. Бу хакта ТР Гидрометүзәге кисәтү җибәрде.
-
Яңалыклар
Татарстанның Диния нәзарәте һәм Кытай «хәләл» сертификатларын үзара тану турында килеште
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты һәм Кытайның «Shandong Halal Сertification Service» (SHC) оешмасы «хәләл»сертификатларын үзара тану турында яңа документ имзалады. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов халык белән даими элемтәдә булырга чакырды
Татарстанда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшнең ничек баруы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгының элеккеге министры вафат
Татарстанның урман хуҗалыгының элеккеге министры, Россиянең атказанган урманчысы Әбүзәр Гаянов 90 яшендә, 7 ноябрь көнне вафат булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстанда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 97%ка үтәлгән
Хәзерге көнгә Татарстанда күпфатирлы йортларны ремонтлау программасын үтәүнең гомуми күрсәткече 97% тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.