16 октябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Казанда Һиндстан белән туризмны үстерү программасын тәкъдим иттеләр
Dimaz Group директорлар советына нигез салучы һәм аның рәисе Маниш Сингал Һиндстан һәм Татарстан арасында туризмны үстерү буенча 90 көнлек пилот программасын эшләтеп җибәрергә тәкъдим итте. Бу хакта ул Казанда узучы “ТАЙМ” форумында әйтте.
-
Яңалыклар
Зарипова: «Һиндстанда эшчеләрнең уртача яше – 29 яшь»
Һиндстан – яшь хезмәт ресурсларының иң зур чыганагы: ел саен базарга 7-8 миллион кеше чыга, чит илләрдә якынча 15 миллион һинд гражданины эшли. Бу хакта Казанда узучы «ТАЙМ» II Россия-Һиндстан халыкара форумы кысасында республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.
-
Яңалыклар
«ТАЙМ» форумында спорт турында сөйләштеләр
15-16 октябрьдә Казанда узучы “ТАЙМ” II Росия-Һиндстан халыкара форумы кысасында узган чараларның берсендә халыкара мөнәсәбәтләрне үстерүдә спортның тоткан урыны турында сөйләштеләр.
-
Интервью
Нияз хәзрәт Сабиров: «Ахирәт дусты бер була»
Алар санаулы була. Дуслар турында сүзебез. Шатлыкта гына түгел, кайгыда да иңен куючы иптәшләре булганнар бәхетле.
-
Яңалыклар
Ел башыннан Татарстан юлларында каршы як полосага чыгу аркасында 71 кеше һәлак булган
Каршы як полосага чыгу – куркыныч маневр, дип искәрттеләр Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан һәм Воронеж өлкәсенең товар әйләнеше 24 млрд сумнан артып китте»
Татарстан белән Воронеж өлкәсенең товар әйләнеше 24 млрд сумнан артып китә. Бу хакта республика рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында төбәк делегациясе белән очрашуда белдерде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
-
Җәмгыять
«Без Сара Садыйкова өйрәткәнчә җырладык»: танылган композиторны концерт белән искә алачаклар
Калфаклы сандугач. Халкы аны яратып әнә шулай дип йөртә иде. Быел татарның беренче профессиональ хатын-кыз композиторы, опера җырчысы Сара Садыйкованың тууына 120 ел тула.
-
Яңалыклар
«Чиксез мөмкинлекләр» Бөтенроссия бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды
Физик мөмкинлеге чикле кешеләр өчен бәйге башланды. Тормышта башкаларга маяк итеп куярлык, көчле рухлы, үз эшләре белән үрнәк булып торучы кешеләр башта төбәк бәйгесендә катнаша, аннары алар Россия күләмендә көч сынашачак. Бу хакта «Татар-Информ»да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы вице-спикеры белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев һәм Дәүләт Думасының Цифрлы үсеш һәм ясалма интеллект комитеты башлыгы Александр Сидякин белән очрашты. Сөйләшүләр республика Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә «Татар-информ» ТР Рәисе матбугат хезмәтенә сылтама белән.
-
Яңалыклар
«Ватаным Татарстан»га ташламалы бәядән язылуның соңгы көне
Бүген, 16 октябрьдә, «Ватаным Татарстан» газетасына ташламалы бәядән язылып була.
-
Җәмгыять
Басма китап телне саклый
Россия халыклары телләрендә нәшер ителгән басма китаплар темасы илебез тарихы мәдәниятендә аерым урын били.
-
Яңалыклар
Татарстан ДОСААФ инструкторлары руль артына яңа утыручыларга аеруча игътибарлы булырга куша
Иртәнге салкыннар, яңгыр, юеш яфраклар, эңгер-меңгер һәм томан яңа гына машина йөртү таныклыгы алганнарга кагыйдәләрне генә түгел, ә вакытында тизлекне киметә белүне, куркынычны күрә алуны һәм маневр өчен запасны саклап калуны таләп итә.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «KazanForum» – ислам дөньясы белән диалогның төп мәйданчыкларының берсе»
Мәскәүдә «Россия – ислам дөньясы: KazanForum-2027» форумына әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы узды. Утырышны Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин үткәрде.
-
Яңалыклар
2027 елда Россиядә 3,5 миллионга якын пенсионерның социаль пенсиясе артачак
2027 елның 1 апреленнән Россиядә 3,5 миллионга якын пенсионерның социаль пенсиясе индексацияләнәчәк, дип хәбәр итте РИА Новостига «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының үзәк идарәсе Президиумы рәисе Валерий Рязанский. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Белгеч гриппны иң куркыныч инфекция дип атады
Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко гриппны иң куркыныч инфекция дип атады. Әлеге инфекция белән йөзләрчә миллион кеше авырый, аларның кайберләре вирус йоктырганнан соң системалы катлауланулар ала, дип хәбәр итте «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ».