Дәүләт Думасына Россиядә традицион булмаган мөнәсәбәтләрне пропагандалауны тулысынча тыю турында закон проекты кертелгән

Депутатлар бу җәмгыятьнең интеллектуаль, әхлакый һәм психик куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк, дип ышана.

Дәүләт Думасына Россиядә традицион булмаган мөнәсәбәтләрне пропагандалауны тулысынча тыю турында закон проекты кертелгән. Депутатлар төркеме фикеренчә, бу адым җәмгыятьнең интеллектуаль, әхлакый һәм психик куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк.

Проектта аныкланганча, хәзерге вакытта Россиядә гаилә кыйммәтләрен һәм традицион булмаган сексуаль мөнәсәбәтләрне кире кагуны пропагандалауга бернинди тыю да юк. Сүз шулай ук кинопрокат турында да бара. Шуңа бәйле рәвештә кинотеатрларда традицион булмаган мөнәсәбәтләрне пропагандалаучы теләсә нинди фильмнарны тыю тәкъдим ителә.

Шулай ук «Массакүләм мәгълүмат чаралары турында»гы Федераль законның 4 статьясына үзгәрешләр кертү күздә тотыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре