Дәүләт Думасында ашыгыч рәвештә ике еллык армия хезмәтен кайтарырга чакырдылар

Михаил Шеремет сүзләренчә, бер ел эчендә солдат әзерләү бик катлаулы һәм проблемалы.

Кырым төбәгеннән Дәүләт Думасы депутаты Михаил Шеремет армиядә ике ел хезмәт итәргә кирәк, дип белдерде. Аның сүзләренчә, бу хәрби хезмәткәрләрне сыйфатлы әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.

- Бер ел эчендә солдатны сыйфатлы итеп укыту бик катлаулы һәм проблемалы. Минемчә, ике ел-бу оптималь вариант, - дип билгеләп үткән ул.

Бу мәсьәлә Дәүләт Думасы депутатлары каравына мөмкин кадәр тизрәк чыгарылырга тиеш, дип нәтиҗә ясаган Шеремет.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре