Россия Иҗтимагый палатасының закон проектларына иҗтимагый экспертиза комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Ул ачыклык керткәнчә, РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.2 маддәсе 2.1 өлеше нигезендә, идентификацияләргә комачаулый, яки билгеләрне үзгәртергә яисә яшерергә мөмкинлек бирә торган җайланмалар белән җиһазландырылган дәүләт номерлары куелган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен, шундый җайланмаларны конфискацияләп, бер елдан алып ел ярымга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү яный.
Машаров сүзләренчә, укылмый торган, стандарт булмаган яки ГОСТ таләпләрен бозып урнаштырылган номерлы транспорт чарасы белән идарә иткән өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.2 маддәсе 1 өлеше нигезендә кисәтү ясарга яки 500 сум күләмендә административ штрафка тартырга мөмкиннәр.
Эксперт билгеләп үткәнчә, кайбер машина йөртүчеләр, пленкалар, спрейлар яки башка җайланмалар кулланып, камералар кагыйдә бозу очракларын терки алмасын өчен, номерларын махсус пычрата. Әмма, аның сүзләренчә, номер юлдагы пычрак яки кар ябышу кебек объектив сәбәпләр аркасында да укылмаска мөмкин.
РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.2 маддәсенә искәрмәдә күрсәтелгәнчә, тәүлекнең караңгы вакытында 20 метрдан һичьюгы бер генә хәрефне яки арткы номердагы санны, ә көндез алгы яки арткы номердагы бер хәрефне яки цифрны укып булмаса, дәүләт теркәү билгесе укылмый дип табыла.
Машаров искәрткәнчә, һава шартлары начарайган очракта машина йөртүчеләргә, вакыт-вакыт туктап, пычранган номерларны сөртергә киңәш ителә. Күпчелек очракта ЮХИДИ инспекторлары машина хуҗасына башта кисәтү ясый һәм пычрак номерны чистартуны сорый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез