Бүген Казанда 21 июньдә башкалада узачак милли бәйрәмебез Сабан туена бүләкләр җыйдылар. Бүләкләр батырларга һәм төрле ярышларда җиңүчеләргә тапшырылачак.
Атлы арбаларның тантаналы йөреше шәһәрнең үзәк урамнары – Кремль, Пушкин, Бауман, Островский, Мәрҗани һәм Һади Такташ урамнары буйлап узды. Дүрт арбаның берсе Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрыннан кузгалып китте. Театр каршындагы мәйданда бәйрәм концерты булды.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм парламент депутатлары исеменнән кунакларны һәм бүләк җыючыларны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева сәламләде. Ул акцияне оештыручыларга һәм халык йоласын саклауда катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм бәйрәмгә махсус әзерләнгән фарфор ваза бүләк итте.
Сабан туена Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм парламентның башка депутатлары исеменнән дә бүләкләр тапшырды.
Җыелган бүләкләр Сабан туе мәйданнарында җиңүче батырларга бирү өчен Вахитов, Идел буе, Совет, Киров һәм Мәскәү районнарына тапшырылачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез