Дәүләт Советына сайлау көнендә Казанда җәмәгать транспорты көчәйтелгән режимда эшләячәк

Дәүләт Советына депутатлар сайлауга багышланган чаралар тәмамлаганнан соң җәмәгать транспортының махсус маршруты оештырылачак, дип хәбәр итә “Реальное время”.
Шулай итеп, 20.30 сәгатьтән соң пассажирларны түбәндәге нокталарда көтәчәкләр:

• Кремль дамбасы юнәлешендә “Яшьләр үзәге” тукталышы (№6, 22, 28а, 33, 35а, 47, 74, 89, 90 автобуслар);
• Декабристлар урамы юнәлешендә “Энергетика университеты” тукталышы (№ 6, 15, 22, 29, 35, 36, 45, 47, 60, 62, 72, 75, 89 автобуслар).
• Декабристлар урамы юнәлешендә №6, 15, 22, 28, 28а, 29, 35, 35а, 47, 74, 75, 89 автобус маршрутлары, шулай ук №1 троллейбус маршруты 22.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькәчә “пик” сәгатьләрендәге кебек эшләячәк.

Шулай ук метро да 19.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькәчә эш көненең “пик” сәгатьләрендәге кебек йөриячәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре