Дәүләт Советында депутатлар һәм аларның ярдәмчеләре өчен семинар узды

Бүген Дәүләт Советында депутатлар һәм аларның ярдәмчеләре өчен семинар узды, анда парламент эшчәнлеген хокукый һәм оештыру ягыннан тәэмин итү, шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү мәсьәләләре каралды. Семинарда катнашучыларга Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте. Семинарны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.

Җиденче чакырылыш Татарстан парламенты депутатларына һәм аларның ярдәмчеләренә мөрәҗәгать итеп, Фәрит Мөхәммәтшин аларны закон чыгару эшчәнлегендә генә түгел, ә иҗтимагый-сәяси һәм республиканың хуҗалык тормышында да актив катнашырга өндәде. «Татарстан Республикасы кебек күп векторлы икътисады булган һәм алга киткән республикада барлык тармакларны әзерлекле эшче кадрлар белән тәэмин итү иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора, - диде ул. - Мондый шартларда уку йортларында һөнәри юнәлеш бирү темасына игътибарны көчәйтергә кирәк. Хәзерге мәктәп укучылары, урта һәм югары һөнәри белем бирү оешмалары укучылары һәм студентлары туган республикаларында үзләрен кирәкле тоярга тиеш. Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, нефть эшкәртү, машина төзелеше, социаль өлкә һәм башка тармаклар өчен кадрлар әзерләү - мәгариф системасы өчен дә, депутатлар корпусы өчен дә уртак бурыч».

Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, депутатлар ярдәмчеләре эшчәнлегенең иң катлаулы һәм җаваплы юнәлешләреннән берсе - сайлау округында эшләү. «Кешеләр белән тыгыз аралашып, сез аларның депутатларга проблемаларны чишелешенә өметләнеп мөрәҗәгать итүләрен истә тотарга тиеш, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, - шуңа күрә ярдәмчеләр җилкәсенә халык ышанычын аклау кебек зур җаваплылык ята».

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина депутатларга һәм аларның ярдәмчеләренә профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү тәртибе, Дәүләт Советы Аппараты идарәләре һәм бүлекләре белән үзара хезмәттәшлек һәм сайлау округларында эшләү турында сөйләде.

Семинар тәмамлангач, катнашучылар өчен парламент үзәге буйлап экскурсия оештырылды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре