Дәүләт Советында импортны алмаштыру турында сөйләштеләр

Бүген Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасында 2022-2024 еллар чорында импортны алмаштыру программаларын гамәлгә ашыру кысаларында көндәшлекне арттыру һәм проблемаларны хәл итү турында сөйләштеләр. Журналистларның сорауларына Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов һәм комитет рәисе урынбасары Марат Галиев җавап бирде.

«Россиягә карата моңарчы күрелмәгән санкцияләр илнең бөтен икътисады һәм аерым компанияләр үсешендә чагылыш тапмый кала алмады, – дип белдерде Рәгать Хөсәенов журналистлар белән очрашу башында. – Шул ук вакытта килеп туган тышкы икътисадый вәзгыять предприятиеләрне ил эчендә партнерлар эзләүгә, үзебездәге фәнни-гамәли эшләнмәләрне куллануга этәрә. Ә бүген бу юнәлештәге проблемаларны хәл итү, көндәшлеккә сәләтле продукция чыгаруга күчү өчен без, беренче чиратта, үзгәртеп коруларга әзер компанияләргә ярдәм күрсәтергә кирәк».

Рәгат Хөсәенов билгеләп үткәнчә, республика Хөкүмәте тарафыннан импортны алмаштыру өчен кирәкле 1790 төр продукция исемлеге расланган. Хәзерге вакытта Татарстан предприятиеләре инвестиция проектларын үтәүне дәвам итәләр. «Мисал өчен, «СИБУР» компаниясе катализаторлар, урта һәм кече тоннажлы химия җитештерү буенча проектлар әзерли, – диде депутат. – «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ үсешенең стратегик программасына полимерлар җитештерә торган ЭП-600 яңа олефин (этилен) комплексы, елына 200 мең тоннага кадәр галобутил каучуклары җитештерүне техник яктан яңадан җиһазлау, елына 50 мең тонна куәтле гексен-1 җитештерү җайланмасы кебек проектлар кертелгән. Һичшиксез, барлык бу стратегик программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру нигезендә производстволарны кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итү ята. Шуңа күрә импортка бәйлелекне бетерү буенча хакимиятнең башкарма һәм закон чыгару органнарының беренче бурычы булып көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерерә алырлык югары квалификацияле белгечләр әзерләү кала. Тулаем алганда, Татарстанда импортны алмаштыруны үстерү программаларын гамәлгә ашыру көтелгән нәтиҗәләр бирә».

Комитет рәисе урынбасары Марат Галиев, икътисади санкцияләрне сәяси максатларда куллануның күп очракта аларның кире нәтиҗәгә – санкцияләнгән икътисадларның җанлануына китерүен билгеләп үтте. «Бу шулай ук Совет икътисады мисалында да булды, – диде ул. – Тышкы чикләүләргә карамастан, без төп, критик әһәмиятле товарлар һәм продукция җитештерергә өйрәндек. Әлбәттә, глобальләшү һәм илдә урнашкан базар мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә без үсеш өчен яңа мөмкинлекләр алдык. Шул ук вакытта шуны да аңларга кирәк: продукция импорты һәм чимал экспорты икътисадны җимерде, көндәшлек үстерүгә комачау итте. Инде яңа тарихи шартларда ил үз производстволарын торгыза башлады. Татарстан җитештерү куәтләрен саклап калган аз санлы төбәкләрнең берсе булды, шуңа күрә нәкъ менә Республика импортны алмаштыру программаларын гамәлгә ашыруга актив кушыла алды».

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Халыкара кооперация һәм экспорт” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре