Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының бишенче утырышы 28 ноябрьдә үткәреләчәк. Парламент президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Утырышта 19 мәсьәлә, шул исәптән 9 республика законы проектын карап тикшерү күздә тотыла.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, көн тәртибендәге мәсьәләләрне карауга керешкәнче, президиум әгъзаларын Татарстан Рәисе ярдәмчесе итеп сайланган, Рәиснең Дәүләт Советындагы Вәкаләтле вәкиле Тимур Ногманов белән таныштырды. Бу хактагы указга 15 ноябрьдә кул куелды. Фәрит Мөхәммәтшин президиум әгъзалары исеменнән Тимур Ногмановка эшендә уңышлар теләде.
Парламент башлыгы, гадәттәгечә, республикада соңгы вакытларда узган мөһим вакыйгаларга тукталып үтте. 22-24 октябрьдә Казанда узган БРИКС саммиты, һичшиксез, шуларның иң әһәмиятлесе булып тора. “Мондый чаралар уздыру Татарстанның абруе һәм федераль үзәк ягыннан ышанычның зур булуы турында сөйли, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – БРИКС саммитын Казанда үткәрү карары өчен ил җитәкчелегенә тагын бер кат рәхмәтебезне белдерәбез”. Парламент Рәисе саммит көннәрендә Дәүләт Советында узган “Татарстанда эшләнгән” фәнни-сәнәгать күргәзмәсе эшен аерым билгеләп үтте. Күргәзмәне барлыгы 2 меңнән артыграк кеше караган.
Алдагы утырышка килгәндә, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, көн тәртибендәге төп мәсьәлә 2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты һәм Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турында закон проектын икенче укылышта тикшерү булачак.
Бишенче утырышта шулай ук муниципаль хезмәт турында, җирле үзидарә турында, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил турында, күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауны оештыру турында, халыкның мәшгульлеге өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру турында республика законнарына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан җиде закон проектын карап тикшерү планлаштырыла.
Президиум утырышында Татарстан Рәисенең 2025 елга Дәүләт Советына Юлламасын тормышка ашыру буенча чаралар планы да расланды. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, республика Рәисе Юлламасында билгеләнгән 37 бурыч буенча 64 төп чара уздыру күздә тотыла. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары әйтүенчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә, шулай ук илнең яңа төбәкләреннән Татарстанга килеп, биредә вакытлыча яшәүчеләргә ярдәм итү төп игътибар үзәгенә алынган. “Халыкның әлеге категорияләренә ярдәм итү чараларына мониторинг үткәреләчәк һәм, кирәк булганда, республика законнарына үзгәрешләр кертеләчәк”, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. Татарстанда Ватанны саклаучылар елы уңаеннан узучы чаралар планда аерым урын алган.
Республика Рәисе үзенең Юлламасында парламентка конкрет бурычлар да йөкләгән. Аерым алганда, Дәүләт Советы депутатлары Дәүләт Думасы депутатлары белән берлектә балаларны хокук бозуга җәлеп иткән өчен җаваплылыкны көчәйтү, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә матди ярдәм күрсәтү, чит ил гражданнарының Россия территориясендә вакытлыча яшәү режимын тәэмин итү өлкәсендә административ җаваплылыкны көчәйтү буенча законнар инициативаларын эшләргә туры киләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез