Аның әйтүенчә, банклар һәм элемтә операторлары хәзер «Кызыл төймә»гә тоташа. Сервисны инде быел ук эшләтеп җибәрү күздә тотыла. Яңалык шуннан гыйбарәт: кеше, үзен алдарга маташуларын аңлап, төймәгә баскач, счетлары һәм аккаунтлары «катырыла». Шуннан соң аферистлар парольне дә алыштыра, теге кеше исеменнән акча да күчерә алмый.
Григоренко әйтүенчә, Хөкүмәт тарафыннан телефон һәм интернет-мошенникларга каршы алып барыла торган көрәшнең бер өлеше генә әле бу. Шушы көннәрдә генә Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы мондый чараларның өченче пакетын җәмәгать каравына чыгарган инде. Аңа 12 тәкъдим кертелгән. Алар арасында – Дәүләт хезмәтләре порталында бердәм «Платформа согласий» булдыру, «смс-рассылка»ны элемтә хезмәтләре белән тәэмин итүчеләр аша гына тарату.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез