– Моннан 16 ел элек безнең тормышыбыз төптән үзгәрде, – ди игезәк кызларның әнисе Дания. – Балалар туганда ук инсульт кичергән, баш миләренә кан сауган. Дүрт айлык булгач, кимчелекләрен сизеп алдык. Елап утырырга вакыт булмады. Алга таба ничек тә яшәргә, кызларның сәламәтлеген кайгыртырга кирәк иде. Ул чакта кешедән ярдәм сорау оят сыман иде. Үзебезгә килгән сынауны үзебез үтәргә тиеш, дип яши башладык. Ирем Радикка да, миңа да күп нәрсәгә өйрәнергә туры килде. Туган-тумачалар, дуслар ярдәм итте, әлбәттә.
Радик дефектолог һөнәрен үзләштергән, массаж ясарга өйрәнгән. Хәзер ул кызларын гына түгел, сәламәтлегендә кимчелекләре булган башка сабыйларга да ярдәм итәргә тырыша. Дания шәфкать туташы булып эшли, табиблыкка да укый башлаган.
– Камиләбезнең умыртка сөякләре кәкрәя. Шуның аркасында бер як үпкәсенә зыян килгән. Кызым күп вакыт кислород баллоны аша суларга мәҗбүр. Эчәклеге дә начар эшли. Хәле җиңелләрдән түгел, кыскасы. Шуңа күрә гел янында булырга кирәк. Ирем белән чиратлап карыйбыз. Авыртуны баса торган уколлар да кадыйбыз, дарулар да биреп торабыз. Сызланмасын гына: балабызның өзгәләнүен күрү бик авыр, – ди Дания. – Замирә кызыбызга да гел ярдәм кирәк. Кызымда мускул өянәкләре кабатланып тора, күзләрен дәвалар өчен дә төрледән-төрле препаратлар кирәк.
Даниягә дә җиңел түгел: умырткалыгына бүсер чыккан. Балалар кечкенә чакта бөтен авырлык үземә төште, ди.
– Ул вакытта акчаның бик кирәк чагы. Ирем командировкаларга йөрде. Әбием, бабам, каенанам бик ярдәм иттеләр. Әмма шулай да кызларымны гел күтәреп йөрү эзсез калмады. Хәзер табиблар үземә дә операция кирәк, диләр. Аякларыңа зыяны булырга, инвалид калырга мөмкинсең, дип кисәтәләр. Хәзер инде авыр күтәрмим, кызларны да әтиләре йөртә, – ди Дания. – Замирә кызыбыз 2,5 яшь ярымда йөреп киткәч, аны төрле яктан ачарга тырыштык. Кызыбыз җырларга ярата. Төрле бәйгеләрдә катнаша, җиңүләр яулый. Танылган җырчы Винера Ганиева кызыма җыр дәресләре бирә башлады. Әкренләп максатына таба атлый балам. Аның, сәхнәгә чыгып, җырлыйсы килә. Үз мисалында каршылыкларны җиңеп буласын күрсәтә ул. Хәзер үзе туганы өчен хәйрия концерты оештыру теләге белән яна. Әтисе белән минем хәлемне аңлавы, Камиләгә ярдәм итәргә теләве бу. Күңелем дә сөенә. Замирәм Камиләне ташламас! Җырчы Салават Фәтхетдиновка да мөрәҗәгать иттек. Ул да килермен, Замирә белән җырлармын, диде. Әлегә билетларыбыз авыр сатыла. Вакытын да кичектереп торырга булдык. Иң мөһиме –ният. Аны башкалар да күреп алыр дип өметләнәбез.
Игезәк кызларга ярдәм итәргә теләүчеләр әниләре Дания Гыйззәтуллина исемендәге Саклык, Т-Банк, Райффайзенбанк карталары 8 917 924 23 65 номерына беркетелгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез