Аның сүзләренчә, илдә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кабул ителгән һәм гамәлдә, ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Ул авылда тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә һәм авыл территорияләрендә төзекләндерелгән торак йортлар санын арттыруга юнәлдерелгән. Авылда яшәүче һәм эшләүче россиялеләр 3 процентлы ташламалы ипотека алырга мөмкин.
Стенякина билгеләп үткәнчә, ташламалы авыл ипотекасы – яхшы механизмнарның берсе, аның ярдәмендә авылда эшләүче белгечнең үзе һәм гаиләсе өчен торак төзү яки сатып ала алу мөмкинлеге бар.
Депутат билгеләп үткәнчә, авыл ипотекасы шартлары авыл җирлекләрендә, эшчеләр бистәсендә һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә, халкы 30 меңгә кадәр тәшкил иткән зур булмаган шәһәрләрдә, актив үсә торган инфраструктуралы терәк торак пунктларда йорт яисә фатир алырга мөмкинлек бирә. Кредитны 25 елга бирелә һәм ул торак сатып алу яки төзү бәясенең 80 процентын капларга мөмкин.
Стенякина сүзләренчә, беренчел взносны сатып алучы үзе кертә, әмма дәүләт монда да ярдәм итә. Мәсәлән, беренче взнос өчен ана капиталы акчаларын яки гаиләгә социаль ярдәмнең башка чарасы кысаларында тиешле субсидияне кулланырга мөмкин. Программада катнашучыларга банкларда авыл ипотекасына заявка биргәндә бу нечкәлекләрне җентекләп аңлатачаклар.
Парламентарий тагын бер мөһим шарт турында искәртте: авыл хуҗалыгында яки авылда социаль өлкәдә эшләүче гражданнарның ташламалы ипотека кредиты алу мөмкинлеге бар. Ул авыл укытучылары һәм табиблары, фермерлар һәм социаль хезмәткәрләр, мәдәният йорты, китапханә һәм музей хезмәткәрләре, тренерлар, ветеринарларга бирелә. Тагын бер категория – махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның хатыннары. Депутат сүзләренчә, мөрәҗәгать итүчеләр өчен гомуми таләп бар: алар санап үтелгән өлкәләрдә ипотека рәсмиләштерелгәннән соң тагын биш ел эшләргә тиеш, әмма махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның хәләл җефетләре һәм тол хатыннарына бу шарт кагылмый.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез