Депутат Айрат Фәррахов ата-аналарны балаларына квадроцикл алмаска өндәде

Дәүләт Думасы депутатлары квадроцикл, мопед, монокөпчәк ише хәрәкәтләнү чараларын сату кагыйдәләрен даими рәвештә кырысландырып тора алмый. Татарстаннан түбән палата депутаты Айрат Фәррахов “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

Исегезгә төшерәбез: кичә Питрәч районы Кощаково авылы тирәсендә 12 яшьлек үсмер юл фаҗигасендә һәлак булган.
“Депутатлар әлеге хәрәкәтләнү чараларын сату кагыйдәләрен даими рәвештә кырысландырып тора алмый. Алар кайбер хезмәтләр өчен кирәк тә бит әле. Әмма әзерлексез йөртүчеләргә күңел ачу чарасына яки хәрәкәтләнү чарасына әйләнергә тиеш түгелләр”, – дигән Фәррахов.

Ул шулай ук һәлак булган үсмернең әти-әнисенең кайгысын уртаклашып, нәкъ менә ата-аналарның балаларына мондый транспорт рулен тапшыруга җаваплы булып торуларын искәрткән.

“Һәлак булган үсмер кызның әти-әнисенең кайгысын уртаклашам. Әлбәттә, бала кайгысынан да зуррак кайгы юк, ләкин нәкъ менә ата-ана үзе баласына мондый хәтәр транспорт рулен ышанып тапшыруга җаваплы. Дәүләт Думасы кагыйдәләр эшләргә тиеш, һәм шул кагыйдәләр буенча гына йөрергә кирәк. Ә ата-аналар үзләре өчен иң мөһимен төгәл генә сайлап алсын иде. Мин үз гаиләмә, беркайчан да кар чаналарына утырмаячаксыз, дидем. Шулай ук безнең гаиләдә квадроцикллар да булмаячак. Алардан беркайчан да файдаланмаячакбыз, чөнки бик хәтәр транспорт төре. Юлда катлаулырак хәл килеп чыкса, бу транспортта үлемнән котылып калып булмый”, – дип басым ясап әйткән парламентчы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре