Депутатлар Хөкүмәткә законсыз миграциягә каршы көрәш чараларын тәкъдим иткән

Дәүләт Думасы депутатлары Хөкүмәткә законсыз миграциягә каршы көрәш чараларын тәкъдим иткән. Парламентның түбәнге палатасы рәисе Вячеслав Володин әйтүенчә, иң элек мигрантларга рус теленнән мәҗбүри имтихан (телдән) кертүне күздә тотарга кирәк. Шул ук вакытта, хезмәт эшчәнлеге төренә карап, рус телен ни дәрәҗәдә белүләрен билгеләү дөрес булачак.

Моннан тыш депутатлар имтихан алырдай дәүләт оешмалары исемлеген раслау, имтихан материалларын даими рәвештә яңартып тору ягында. Хезмәт миграциясен оештыруга килгәндә, эшче кулларга ихтыяҗдан чыгып кына мигрантлар җәлеп итү, бездә яшәүләрен контрольдә тоту кагыйдәләрен кертү (алар өчен эш бирүчеләрнең җаваплылыгы да карала), биометрия мәгълүматларын алу тәкъдим ителә.
Вячеслав Володин фикеренчә, тәрбия, белем бирү һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә бары тик үз илебез гражданнары гына эшләргә тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре