"Динамо-Ак Барс" волейболчылары Россия чемпионатында җиңү яулады. Плей-офф финал матчында алар Калининград "Локомотив"ын 3:0 исәбе белән җиңде, дип хәбәр итә клубның матбугат хезмәте.
Бу сериянең бишенче, хәлиткеч матчы иде. Моңа кадәр командалар Казанда һәм Калининградта җиңүләр белән алмаштылар - 2 - 2.
Исегезгә төшерәбез, Казан командасы чемпионлыкны 2011, 2012, 2013, 2014, 2015 һәм 2020 елларда яулады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез