Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алар яшьләргә татар-мөселман традицияләре кысаларында гаилә тормышы һәм көнкүреш күнекмәләре бирү максатыннан әзерләнгән. Белем бирү курслары Коръәнгә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сөннәтенә, ислам дин галимнәре дәресләренә нигезләнгән күп төрле белемнәрне үз эченә ала.
«Яшь килен» һәм «Яшь кияү» курслары, гаилә хәленә һәм социаль статусына карамастан, барлык яшьтәгеләр өчен дә һәм гаилә корырга ниятләүчеләргә дә, никахта торучыларга да, якын киләчәктә улын өйләндерергә яки кызын кияүгә бирергә ниятләүчеләргә дә бертигез дәрәҗәдә файдалы булачак.
Кызлар өчен «Яшь килен» белем бирү курсы очрашулар һәм читтән торып белем алу рәвешендә уза. Ул Коръәнгә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сөннәтенә, шулай ук ислам галимнәренең үгет-нәсыйхәтләренә таянып, шәригать буенча гаилә кору нигезләренә багышланган. Программада: гаилә тормышына әзерлек, хатын-кыз сәламәтлеге, Исламда танышу, никахлашу, никах килешүе, гаилә бюджеты белән идарә итү, ир-хатын бурычлары, гаилә традицияләре, үзара мөнәсәбәтләр, туганлык җепләре һәм аерылышу (талак). Дәресләр 2026 елның 7 октябреннән 25 ноябрьгә кадәр узачак. Курсларга теркәлү – 1 октябрьгә кадәр.
Диния нәзарәтенең ир-егетләр өчен гаилә тормышын шәригать буенча коруга нигезләнгән «Яшь кияү» курсы шулай ук 2026 елның 7 октябреннән 25 ноябрьгә кадәр узачак. Программада: гаилә тормышының әһәмияте, Исламда танышу, тормышта үз урыныңны табу, никах килешүе, исламда никах, ир-ат сәламәтлеге, мөнәсәбәтләр, гаиләдә хокук һәм бурычлар, гаиләдәге низагларны булдырмау, хәләл җефетеңне тәэмин итү, ислам финанслары, исламда аерылышу (талак) белән бәйле мәсьәләләр каралган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез