Яз җитеп, кояш карый башлагач, хроник авырулардан интегүчеләрнең авырулары кискенләшә. Алар арасында «диск рәвешендәге кызыл төче авыруы (волчанка)» (ДКВ) диагнозы белән табибларда исәптә торучылар бар. Ул нидән гыйбарәт? Бу чир нәселдән-нәселгә күчә аламы?
Республика тире-венерология диспансеры табибы Нурислам Гайфуллин шул хакта сөйләде.
Нидән гыйбарәт? Диск рәвешендәге кызыл төче авыруы тирегә кубалаклана торган кызыл таплар һәм куыклар чыгудан гыйбарәт. Чир озакка сузылганда, таплар урынында калын җөйләр барлыкка килә. Тора-бара шул урындагы тире, киресенчә, зәгыйфьләнә, шәлперәя, нечкәрә. Бу урыннар бүренең теш эзләренә охшаганга күрә, XIX гасырда француз табибы Биетт чиргә шундый исем бирә. Гадәттә, аның билгеләре кояш нурлары тәэсирендә күренә башлый. Мондый үзгәрешләр нигездә яшь хатын-кызларда очрый.
Ни сәбәпле пәйда була? ДКВ вакытында иммунитет организмның үз тукымаларына һөҗүм итә. Шуның аркасында тиредә таплар барлыкка килә. Әлеге чирнең ни сәбәпле килеп чыгуы әле дә булса төгәл билгеле түгел. Әмма күп очракта ул кояш нурлары аркасында баш калкыта. Ультрашәмәхә нурлар тәэсирендә нуклеин кислоталарына карата антитәнчекләр барлыкка килә, алар кан тамырлары стеналарына утырып, тамырларның зарарлануына китерә. Кан әйләнеше бозылу сәбәпле, тире зыян күрә, анда ДКВ билгеләре барлыкка килә.
Күбрәк кемнәрдә очрый? Диск рәвешендәге кызыл төче авыруы нәселдән күчә. Ул хатын-кызлар арасында күбрәк очрый. Кояшта, солярийда еш кызыну да зыянлы. Ультрашәмәхә нурлар тәэсирендә иммунитет организмга һөҗүм итә башларга мөмкин. Шуның аркасында тире катламы һәм кан тамырларына зыян килә. Йогышлы чирләр белән еш авыру да ДКВ барлыкка килү ихтималын арттыра. Артык туңу, җәрәхәтләр аркасында тире яргаланып та шушы чир пәйда булырга мөмкин.
Нәрсәсе белән куркыныч? ДКВ вакытында тәндә түгәрәк яки озынча түгәрәк, чикләре ачык беленеп торган кызыл таплар (эритема) пәйда була. Бу таплар күбрәк борын, бит, маңгай, колак яфракларына чыга. Баш тиресендә шундый тап булса, чәч коела. Хәтта шул урын пеләшләнергә дә мөмкин.
Балалар ничек кичерә? Балаларда кызыл төче авыруы сирәк очрый. Бу диагнозны кую да күпкә авыррак, чөнки ул балаларда була торган башка авыруга – аллергик диатезга бик охшаган. Эстроген гормоннары артык активлашып китү сәбәпле, кызлар ешрак авырый. Ә ДКВ белән авырган малайларда эстрадиол гормонының артуы һәм тестостеронның кимүе күзәтелә. Шулай ук башка төрле авырулардан дәваланганда эчкән кайбер дарулар да (тетрациклин рәтенә кергән антибиотиклар, аритмиягә һәм көзән җыеруга каршы дарулар, сульфаниламидлар һ.б.) балаларда шушы чирне барлыкка китерә ала. Балалар күптән түгел кичерелгән вируслы инфекция аркасында да ДКВ белән авырырга мөмкин.
Дәвалауга бирешәме? Күп очракта ДКВ дәвалауга бирешә. Терапияне дөрес сайлаганда һәм табибларның барлык киңәшләрен үтәгәндә, тотрыклы ремиссия башлана. Вакытында чарасын күрмәсәң, ДКВ тагын да катлаулырак чирләргә – системалы кызыл волчанкага һәм яссы күзәнәкле карциномага әверелергә мөмкин. Алар белән авыручылар арасында үлем-китем очраклары да еш күзәтелә.
Ничек сакланырга? Диск рәвешендәге кызыл волчанка кабат-кабат баш күтәрмәсен, азып китмәсен өчен, кайбер чаралар күрү кирәк. Моның өчен, иң беренче чиратта, кояшта азрак йөрү киңәш ителә. Урамга чыкканда тәнне тулысынча кояштан саклый торган кием, кояш нурларына каршы махсус препаратлар да кулланырга онытмагыз. Тиренең ультрашәмәхә нурланышка сизгерлеген арттыра торган дарулар да эчәргә ярамый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез